tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукайга багышланган «Аулак өй – көрәш» Санкт-Петербургта узачак
Тукайга багышланган «Аулак өй – көрәш» Санкт-Петербургта узачак

Тукайга багышланган «Аулак өй – көрәш» Санкт-Петербургта узачак

17 августта Санкт-Петербургта «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты – зыялылар ярышы узачак. Анда Мордовиянең Ләмберә районы, Киров өлкәсенең Малмыж районы, Татарстанның Арча, Балтач һәм Балык Бистәсе районнары командалары  катнашачак.

Ярышның программасы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышлана. Очрашу шәһәрнең «Пулковец» Яшьләр йортында 17.00 сәгатьтә башланачак.

Әлеге проект Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның Мәдәният, Яшьләр эшләре, Мәгариф һәм фән министрлыклары, ТР Язучылар берлеге, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте, Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге ярдәмендә оештырыла.

Чыганак: gabdullatukay.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*