tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каюм Насыйриның якташлары юбилейга әзерләнә
Каюм Насыйриның якташлары юбилейга әзерләнә

Каюм Насыйриның якташлары юбилейга әзерләнә

7 февраль көнне Яшел Үзәннең Олы Ачасыр авылында урнашкан атаклы мәгърифәтче Каюм Насыйриның архитектура-этнографик музеенда китап бәйрәме узачак. Биредә танылган шагыйрә Эльмира Шарифуллинаның “Каюм коесы” дигән китабы тәкъдим ителәчәк. Чара Татарстан Милли музее белән берлектә оештырыла.

Олы Ачасырдан ерак түгел, К.Насыйриның туган авылы Кече Шырдан урнашкан. Бу авылда бүгенге көнгә кадәр бөек галимнең рухын саклаучы ядкарьләр саклана. Шуларның берсе К.Насыйри үзе казыган кое. Әлеге коедан бүгенге көнгә кадәр авыл халкы файдалана, су ала.

Эльмира Шәрифуллина иҗат иткән “Каюм коесы” поэмасы Насыйри авылдашларына гына түгел, тулаем шигърият сөючеләрдә зур кызыксыну уятты.

– Поэманы мин 1997 елда иҗат иттем. Бала чагымнан ук К.Насыйриның бөек педагог икәнен ишетеп үстем. Әти-әниләрем укытучы булгач, безнең өйдә татарның мәгърифәтче хезмәтләре еш телгә алына иде. Ә инде университетка укырга кергәч, Резеда апа Кадыровна ялкынланып әлеге шәхес турында сөйли торган иде. Ә соңрак мин Кече Шырдан авылында Каюм бабай коесы бар икәнен белдем. Бөек шәхескә булган соклану-хөрмәтемне поэмада мәңгеләштерергә ирештем, – диде “Идел” журналына Эльмира Шәрифуллина.

“Каюм коесы” китабында шагыйрәнең ире – Фаил Шәфигуллинга (Яшел Үзән районы егете) багышланган әсәрләре һәм тагы берничә поэмасы урын алган.

Танылган этнографның 195 еллыгы уңаеннан Кече Шырданда башка үзенчәлекле проектларда оештырыла. Мәсәлән, 15 февраль көнне К.Насыйрины искә алу чаралары узачак; иртәнге 10.00 да авыл мәчетендә Насыйри һәм аның туганнары рухына багышланган дини мәҗлес, 13:00 сәгатьтә “Мәгърифәт” мәгарәсе хуҗасы” исемле очрашу, мөнәҗәт һәм бәет башкаручылар конкурсы. Конкурска районның мөнәҗәт, бәет укучылары, бәет язучылар җыелачак. Кече Шырдан авылында “Каюм Насыйри фонды” эшли, фонд даими рәвештә олуг якташларының мирасын барлау белән шөгыльләнә.

Мөршидә Кыямова

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*