tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан федераль университетын кызыл дипломга тәмамлаучыларны котладылар
Казан федераль университетын кызыл дипломга тәмамлаучыларны котладылар

Казан федераль университетын кызыл дипломга тәмамлаучыларны котладылар

2021 елның иң яхшы чыгарылышлары арасында – яшь тикшеренүчеләр, республиканың иҗтимагый тормышында активистлар, эзтабарлар, журналистлар, волонтёрлар, спортчылар. Сүз Россия төбәкләре вәкилләре турында гына түгел, ә Үзбәкстан, Һиндстан, Гыйрак, Сирия, Мозамбик, Алжир һәм Гана вәкилләре турында да бара.

Иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучыларын хөрмәтләү Казан университетының яхшы традициясе булып тора. Ел саен ректор кулыннан укуларында, фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлектә аерылып торган йөзләгән студент диплом ала.

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров:

– Без бер сәгатькә генә дә белем бирү процессын туктатмадык. Болар барысы да сезнең кебек талантлы кешеләр аркасында оештырылды. Төрле форматтагы (оnline һәм оffline) дәресләргә йөрүдән тыш, төрле спорт,    иҗади конкурсларда катнашып, университетыбызны алга этәрдегез. Сезне университетны уңышлы тәмамлавыгыз, кызыл дипломнар рәвешендә югары бәя алуыгыз белән котлыйсым килә. Рәхмәт безне сайлаганыгыз өчен!

2021 елда КФУны, Яр Чаллы һәм Алабуга филиалларын исәпкә алып, 9 меңгә якын студентлар тәмамлаган: 6 меңгә якын бакалавр, 2,4 меңнән артык магистр һәм 400 дән артык белгеч. Шуларның 2706 сы диплом белән бүләкләнгән.

Ралинә Заһидуллина

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*