tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстан башкаласындагы яңа мәчет дөньяның иң зур ун мәчете исемлегенә керә
Казахстан башкаласындагы яңа мәчет дөньяның иң зур ун мәчете исемлегенә керә

Казахстан башкаласындагы яңа мәчет дөньяның иң зур ун мәчете исемлегенә керә

Казахстанның Беренче президенты Нурсолтан Назарбаев башкалада республиканың төп мәчетен ачты.

«Мин 2019 елның мартында дәүләт башлыгы буларак вәкаләтләрем туктатылуга бер көн кала әлеге мәчеткә беренче кирпечне салдым. Ул вакытта минем белән илнең хәзерге президенты Касым-Жомарт Токаев булды. Мәчет дин, мәгариф һәм мәдәният үзәге булыр дип ышанабыз», – диде Назарбаев җомга көнне ачылу тантанасында. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, яңа мәчет шәһәргә аерым бер төс бирәчәк һәм туристларны җәлеп итү үзәге булачак. «Илнең башка дини биналарындагы кебек үк, мәчет ишекләре барлык милләт һәм дин вәкилләре өчен дә ачык», – диде Назарбаев. Ул билгеләп үткәнчә, уникаль мәчет аерым гражданнар һәм инвесторлар акчасына төзелгән.

«30 ел мөстәкыйльлек дәверендә безнең аерым гражданнар иминлеккә иреште, һәм мин әлеге мәчет төзелешенә ярдәм итәргә кирәклеген әйттем. Төзелешкә дәүләт акчасы сарыф ителмәгән», – диде беренче президент.

Яңа мәчет башкаланың сул ярында EXPO-2017 территориясе артында, Кабанбай батыр һәм Мангилик Ел проспектлары арасында урнашкан. Мәчет 235 мең кешене сыйдыра ала, бер үк вакытта шулкадәр дин тотучы намаз укый ала – 200 меңгә якын кеше бинаның тышкы ягында һәм эчтә – 35 мең кеше. Шул рәвешле, Нур-Солтандагы әлеге мәчет дөньядагы иң зур мәчетләр унлыгына керә.

Мәчет һәм аның тирәсендәге территорияләр урнашкан җир кишәрлегенең гомуми мәйданы 10 га тәшкил итә, бина үзе 68 мең кв. метр мәйданны алып тора. Мәчетнең дүрт манарасы 130 метр биеклеккә күтәрелә, төп гөмбәз биеклеге 83,2 метр тәшкил итә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*