tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда милли мәгариф педагогик хезмәткәрләре һәм идарәче кадрлары форумы узачак
Татарстанда милли мәгариф педагогик хезмәткәрләре һәм идарәче кадрлары форумы узачак

Татарстанда милли мәгариф педагогик хезмәткәрләре һәм идарәче кадрлары форумы узачак

2022 елның 16 августында Казан шәһәренең «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексында «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» темасына педагогик хезмәткәрләрнең һәм идарә кадрларының республика форумы узачак.

Форумда катнашалар:

– татар телендә белем бирүче гомуми белем бирү оешмалары директорлары киңәшмәсе;

– укыту һәм тәрбия теле татар теле булган мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөдирләре, татар телен укыту буенча тәрбиячеләр;

– гомуми белем бирү оешмалары директорлары урынбасарлары;

– татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәләре җитәкчеләре;

– Урта һөнәри белем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

Форум кысаларында туган телдә укытуны оештыру һәм татар телен укыту, тел мохитен булдыру, татар телен, мәдәниятен, үз халкының гореф-гадәтләрен өйрәнүгә мотивацияне арттыру өчен санлы белем бирү ресурсларыннан файдалану мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла.

Көннең беренче яртысында катнашучылар өчен күргәзмәләр, мастер-класслар, методик мастерскойлар оештырылачак, анда спикерлар булып Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Мәгарифне үстерү институты, Казан федераль университеты фәнни хезмәткәрләре, тәҗрибәле укытучылар чыгыш ясаячак.

13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашында пленар утырыш узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*