tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшь комбайнчы Рөстәм Мөхәммәтдинов: «Төшкә дә басу керә»
Яшь комбайнчы Рөстәм Мөхәммәтдинов: «Төшкә дә басу керә»

Яшь комбайнчы Рөстәм Мөхәммәтдинов: «Төшкә дә басу керә»

Республика кырларында уракның иң кызган чагы: игенчеләр ашлык җыя. Ашлыкны югалтуларсыз җыеп алу өчен бар көчен биреп эшли алар. Зәй районының Бура-Киртә авылы егете Рөстәм Мөхәммәтдинов та әнә шундый яшь комбайнчыларның берсе.  

Рөстәм Мөхәммәтдинов – комбайнчы-механизаторлар нәселеннән. Бабасы Мөнәвир Мөхәммәтдинов гомере буе комбайнчы булып эшләгән, әтисе Марат – бүген дә алдынгы игенче. Кечкенәдән әтисе һәм бабасы белән техника янында кайнашып үскән егетнең механизатор һөнәрен сайлавы  һич гаҗәп түгел.

– Мин 6 нчы сыйныфтан соң ук, әти белән бабайга ияреп, кыр эшләрендә катнаштым. Соңыннан инде үзем аерым комбайнга, тракторга утырып эшли башладым. Барысын да алар өйрәтте. Бабай әле дә сафта, безгә техника ремонтлауда булыша, киңәшләрен бирә, – ди Рөстәм.

Мәктәпне тәмамлагач, Рөстәм Зәй политехник көллиятендә тракторчы-машинист белгечлеге ала. Биредә укыганда Казанда төбәкара «Яшь профессионаллар», Лаеш районында авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү буенча бәйгеләрдә катнаша. Сарманда һөнәри осталык чемпионаты җиңүчесе була. Узган ел яшь комбайнчылар арасында уздырыла торган «Хезмәт кешесен данлыйбыз!» республика бәйгесендә призлы урын яулый.

Авыл һавасын сулап, җир сулышын тоеп үскән егет хәрби хезмәттә дә сынатмый. Армиядән кайткач, икенче көнне үк әтисе белән комбайнны уракка әзерләргә чыга.

– Үзенә күрә бер чир инде ул. Урып-җыю сезонын түземсезлек белән көтеп алам. Басу-кырларсыз яши алмыйм, аларны иңләүдән дә рәхәт нәрсә юк. Төшкә дә басу керә, – ди егет.

Урып-җыю чорында Зәй районының иң нәтиҗәле эшләүче комбайнчыларның берсе дә ул. «Зәй» агрофирмасында хезмәт куя. Быел тугызынчы сезонын эшли.

– Алты ел әти белән бабайның ярдәмчесе булып эшләдем. Өченче ел инде комбайнны үзем иярлим. Яхшы күрсәткечләргә ирешкән елларда Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның 100 мең сумлык премиясен, район башлыгыбызның премияләрен алдым. Хәзер кырларда арпа суктырабыз. Быел уңыш әйбәт. Иң мөһиме – игенне вакытында югалтуларсыз җыеп алу.  Ә моның өчен барлык шартлар да бар, – ди яшь комбайнчы.

                                                                                                  Ләйсән Сафина

vatantat.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*