tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рүзәл Зыятдинов: «Яшьләрнең гармунга битараф булмаулары сөендерә»
Рүзәл Зыятдинов: «Яшьләрнең гармунга битараф булмаулары сөендерә»

Рүзәл Зыятдинов: «Яшьләрнең гармунга битараф булмаулары сөендерә»

Рүзәл Зыятдиновны чакырдык иҗат, һөнәренең үзенчәлекләре, гаилә турында сөйләде.

Үзе турында

– Ни хәл?

– Бар да яхшы, Аллага шөкер! Җәй бик кызу уза. Тик торган юк, эшлибез дә, ял да итәбез.

– Рүзәл, тәүге тапкыр кулыңа баян алган көнең исеңдәме?

– Ул вакытта миңа нибары өч яшь булган. Дөрес, баян түгел, башта гармун тотып караганмын. Балалар бакчасында кулыма гармун тотып, «Әссәламәгаләйкүм» җырын башкарганмын. Ә баян белән чын-чынлап Балтач музыка мәктәбендә «очраштык» без. Аннан шул мәктәптә җиде ел укыдым.

– Якыннарың иҗади һөнәр сайлавыңны хупладымы?

– Әлбәттә! Әнием мине баян классына бик теләп укырга бирде, ә әтием баян бүләк итте. Иҗат юлын сайлавыма каршы килмәделәр. Мин кечкенәдән, бер бәйрәмне дә калдырмый җырлый идем. Тик менә баянчы булып киттем.

– Гаиләңдә иҗатка гашыйк кешеләр тагын бармы?

– Әтием дә, әнием дә, абыем да бик матур җырлыйлар. Әни әле шигырьләр дә язарга ярата.

Һөнәр турында

– Соңгы арада сәхнәдә яшь баянчылар артып китте. Нәрсә җәлеп итә сезне?

– Элек-электән баян, гармун моңы халкыбызның күңелен җилкендергән, юаткан, сагышландырган. Замана үзгәрә, дибез. Нинди генә үзгәрешләр булса да, «моң» төшенчәсе шул ук халәттә яши бирә. Сәхнәдә яшь баянчылар күп икән, без моңа сөенергә генә тиеш. Миңа калса, моңны тоеп, аны күңелең аша үткәргәндә генә үзеңне тулысынча бәхетле хис итәсең. Менә шул кабатланмас моң җәлеп итә дә инде безне.

– Сәхнәнең үз кагыйдәләре бар, ә баян – һәрдаим шөгыльләнүне таләп итә торган уен коралы. Моңа вакытың каламы?

– Теләге булган кеше вакытын таба ул.

– Гармун, баян уйнау – бер хәл, әле бит аларны хәстәрләп торырга да кирәк. Кыйммәткә төшәме ул?

– Баян, тальян, гармун – барысы да күз карасы кебек саклауны таләп итә торган уен кораллары. Шөкер, ватыла калсалар, төзәтеп бирә ала торган осталарыбыз бар. Бәяләре бик «тешли» торган димәс идем.

– Баянчы булып кына тамак туйдыру мөмкинме?

– Баянчы булып кына, дию дөрес булырмы икән? Баянчы булу нәрсә инде ул, бик җиңел бит, дип уйлаучылар бар. Ләкин ул да – һөнәр бит. Һәр һөнәрнеке кебек аның да үз авырлыгы, уңай һәм тискәре яклары бар. Ә тамак туйдыруга килгәндә, шөкер, бүген безгә, яшьләргә, моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Эшемнән, тормышымнан мин бик канәгать.

– Рүзәл, ничек уйлыйсың, баянчылар да концертлар куя башлармы икән берзаман? Син куяр идеңме?

– Һичшиксез, булыр ул андый көннәр. Үземә килгәндә, минем уйнавымнан халык нинди дә булса ләззәт, канәгатьләнү хисе ала икән, берсүзсез, андый концертларым булачак, Алла боерса.

Кызлар турында

– Электән гармунчы егетләргә кызлар тарафыннан игътибар күбрәк булган. Син дә сизәсеңме аны?

– Бу сорауны ишеткәч тә, әби-бабаларымның: «И улым, бар кызлар да синеке булыр инде», – дигән сүзләре искә төште. Игътибар сизелә, әйе. Димәк, яшьләр гармун-баянга битараф түгел әле. Бу бик сөендерә.

– Йөрәгеңне яулаучы бармы соң?

– Әйе, йөрәгем буш түгел, яраткан кешем бар.

– Булачак тормыш иптәшеңә таләпләрең нинди?

– Гаиләдә хөрмәт, ярату, бер-береңә карата ышаныч булырга тиеш дип уйлыйм. Елмаеп, ачык йөз белән каршы алып, озатып калса, тәмле ашлар пешерсә, без, ир-егетләргә әллә ни күп кирәкми инде.

Блиц-сораштыру

– Баянчы булмасам, …

– … тормышымны барыбер иҗат белән бәйләр идем. Үземне сәхнәсез, музыкасыз күз алдына китерә алмыйм.

– Яраткан җырчыларың?

– Андыйлар юк.

– Заманча җырларга мөнәсәбәтең?

– Бик яхшы. Замана белән бергә җырлар да үзгәрә, шулай булырга тиеш тә.

– Илһам чыганагың?

– Янәшәмдәге кешеләр һәм мәхәббәт.

– Яшь баянчыларга нинди киңәш бирер идең?

– Үсешнең чикләре юк, шуңа күрә бертуктаусыз эшләргә киңәш итәм.

Лилия Гыймазова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*