tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ГТОның Алтын значогы-Фәрид Мифтаховта
ГТОның Алтын значогы-Фәрид Мифтаховта

ГТОның Алтын значогы-Фәрид Мифтаховта

Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының IV чакырылыш депутаты, академик, хаҗи, автор –башкаручы Фәрид Фәиз улы Мифтахов күкрәк билгеләрен, орден-медальләрен барысын да такса, костюмында урын да җитмәс кебек. Физкультурачылар көне уңаеннан калган бүләкләре сафына тагын беркүкрәк билгесе-Рәсәй Федерациясе спорт министры имзалаган ГТО билгесенең Алтын дәрәҗәле значогы өстәлде.

Спортчылар көчле холыклы, үҗәт һәм ихтыяр көче нык ,алдына куйган максатына ирешә торган кешеләр.Фәрид Мифтаховны да спортчылар белән чагыштырып карап була.

Аны бик күпләрдән аерып тора торган тагын бер кызыклы сыйфаты бар:ул елның ел буена температурасы 4 градустан артмаган Зәңгәр күлдә су коена!

“Минем мактанычым — ул физик һәм рухи саулыгым! Ә моңа ирешү өчен мин фитнес залларында даими күнегүләр ясыйм, салкын суда да коенам, аракы эчмим, тәмәке тартмыйм, ГТО нормаларын да гел тапшырып торам, дөрес яшәү рәвеше алып барам,”-ди Фәрит Фәезович.

ГТО аббревиатурасы мәктәп елларыннан бирле барыбызга да таныш. Бу – «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы.

ГТО нормаларын 6 яшьтән алып 60ка кадәр булган кешеләр тапшыра. Әлеге нормалар 11 яшь төркеме өчен билгеләнгән. Өч кыенлык дәрәҗәсе билгеләнеп, нормативларны үтәү дәрәҗәсенә карап алтын, көмеш һәм бронза значоклары бирелә.Фәрид Мифтахов 9нчы баскычтагы нормаларны төгәл тапшырып, Алтын дәрәҗәле күкрәк билгесенә лаек булды.

“Көчле бул!” девизы белән яшәүче Фәрид Мифтаховны әлеге бүләге белән котлыйбыз.Киләчәктә дә шундый гаярь,тырыш булып калуын телибез.

Гөлнур Айзат

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*