tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгородта Ока елгасы буенда яңа мәчет төзеләчәк
Түбән Новгородта Ока елгасы буенда яңа мәчет төзеләчәк

Түбән Новгородта Ока елгасы буенда яңа мәчет төзеләчәк

Түбән Новгород Хөкүмәте каршындагы җир һәм милек мөнәсәбәтләре советы Түбән Новгородта төзеләчәк мәчеткә участок бүлеп бирү турындагы заявканы хуплады. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Төбәкнең Милек һәм җир мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, проектның инициаторы – Россия мөселманнары Диния нәзарәте. Канавино районы Марат урамында бүлеп бирелгән участокның мәйданы 6,1 мең квадрат метр тәшкил итә, ул Ока елгасы буенда урнашкан. Мәчетне биш ел эчендә сафка бастыру күздә тотыла. Инвестицияләр күләме – 750 миллион сум.

Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз Закиров искәрткәнчә, «Түбән Новгородта әлеге мәчетне төзү турында сөйләшүләр инде ун елга якын бара, ниһаять, боз урыныннан кузгалган».

«Проект тарихи һәм территориаль яктан 1827 елдан бирле 100 елга якын Түбән Новгород мөселманнарына хезмәт иткән Ярминкә мәчете урнашкан урын белән бәйле», – диде ул.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Түбән Новгород өлкәсендә – 62, Түбән Новгород шәһәрендә өч мәчет бар.

«Түбән Новгород мәчетләре җомга намазында халык белән тулы була, бу хәлне уңай якка үзгәртәсе һәм шәһәргә килгән мөселманнарга намаз уку өчен тиешле шартлар тудырасы килә. Иганәчеләр хакында әйткәндә, бу изге эштән Россия мөселманнары Диния нәзарәте, меценатлар, төбәк һәм федераль хакимият тә читтә калмас дип өметләнәбез», – диде Закиров.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителгәнчә, Түбән Новгородтагы Ярминкә мәчете илдәге таш мәчетләрнең беренчесе һәм Түбән Новгород ярминкәсе архитектура ансамбленең бер өлеше булган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*