tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстан-Татарстан татарларының хезмәттәшлеге сәүдә, бизнес, мәгариф һ.б. юнәлешләрдә җәелдереләчәк
Казахстан-Татарстан татарларының хезмәттәшлеге сәүдә, бизнес, мәгариф һ.б. юнәлешләрдә җәелдереләчәк

Казахстан-Татарстан татарларының хезмәттәшлеге сәүдә, бизнес, мәгариф һ.б. юнәлешләрдә җәелдереләчәк

Казахстанга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Алматы шәһәренең татар-башкорт берләшмәләре вәкилләрен борчыган мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләште. Ике сәгать дәвам иткән аралашу вакытында Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге белән таныштырды, 2018 елга эш планнары белән таныштырды.

Казахстан Татарлар һәм башкортлар конгрессы урынбасары Ринат Абдулхаликов үз чиратында үзләренең эш юнәлешләре һәм алга таба билгеләнгән максат һәм бурычлары хакында сөйләп үтте. Казахстан Республикасы Милли китапханә директоры Җәнәт Турар улы Сейдуманов китапханә эшчәнлегенә тукталды. Моннан тыш, балаларны укыту, дәреслекләр-әсбаплар, яшьләрне укырга кертүдә булган проблемалар һәм аларны чишү юллары турындагы мәсьәләләр дә күтәрелде.

Васил Шәйхразиевка шулай ук “Татарстан” сәүдә йортын төзү буенча тәкъдим кертелде. Сөйләшү вакытында күтәрелгән мәсьәләләрнең тагын  берсе – Алматының Татар бистәсендә “Сабантуй” ресторанын яңадан ачу.  Бизнес, спорт һәм башка юнәлешләрдә Казахстан-Татарстан хезмәттәшлеге турында фикер алышулар да булды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*