tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Казан арты» музеенда Хәнәфи Бәдигыйны искә алу кичәсе узды
«Казан арты» музеенда Хәнәфи Бәдигыйны искә алу кичәсе узды

«Казан арты» музеенда Хәнәфи Бәдигыйны искә алу кичәсе узды

20 гыйнварда Арча “Казан арты” тарих-этнография музеенда Татарстан, Россия Язучылар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты шагыйрь, галим, мөгаллим, публицист Хәнәфи Бәдигыйның тууына 80 ел тулу уңаеннан оештырылган искә алу кичәсе булды.  А.Алиш исемендәге премия лауреаты, “Бәллүр каләм” иясе шагыйрә Йолдыз Шәрапова, Хәнәфи Бәдигыйның якташы, Казан төзелеш- архитектура университеты мөгаллиме, өлкән фәнни хезмәткәр, электрон хисаплау жиһазлары лабораториясе мөдире, әйдәп баручы инженер Фәрит Хуҗин, шагыйрьнең туганнары, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең бер төркем студентлары, мөгаллимнәр, китапханәчеләр катнашты.

Шагыйрь Хәнәфи Бәдигыйның күпкырлы эшчәнлеге турында “Казан арты” тарих- этнография музее җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Зәйнулла улы Гарипов сөйләде. Туганнар Хәнәфи Бәдигый рухына дога кылып, күпсанлы истәлекләре белән уртаклаштылар.Кичәдә шагыйрьнең шигырьләрен, аның җырларын педагогия көллияте укучылары башкарды.Мөгаллимнәр, китапханәчеләр үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар.

Хәнәфи Бәдигыйның туганнан туган сеңлесе Альмира Зәйнуллина Арчадагы ике музейга шагыйрьнең китапларын, кайбер шәхси әйберләрен бүләк итте. Матур, җылы кичәне Арчадагы ”Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Гыйлемшәех улы Таҗиев алып барды.

“Казан арты” тарих-этнография музее җитәкчесе Гөлназ Гыйльметдин кызы Камалова шагыйрь Хәнәфи Бәдигыйның туганнан туган сеңлесе Альмира ханыма ”Казан арты” тарих-этнография музее фондына тәкъдим иткән экспонатлары өчен Арча муниципаль районы башкарма комитеты Мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Илдар улы Әюповның Рәхмәт хатын тапшырды.

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*