tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Китап» радиосының мобиль кушымтасын унбиш меңгә якын кеше йөкләгән
«Китап» радиосының мобиль кушымтасын унбиш меңгә якын кеше йөкләгән

«Китап» радиосының мобиль кушымтасын унбиш меңгә якын кеше йөкләгән

«Китап» радиосының мобиль кушымтасын App Store һәм Play Market кибетләрендә унбиш меңгә якын кеше йөкләгән. Бу хакта «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков матбугат очрашуында әйтте.

«Китап» радиосы Татарстан Президенты кушуы буенча оештырылды. Радионың төп максаты — татар әдәбиятын киң даирәгә, халыкка җиткерү, аны пропагандалау. Радионы кушымта аша Татарстанда гына түгел, бөтен дөнья буйлап тыңлыйлар. Шул форсаттан, Президентыбызга рәхмәт әйтәсем килә», — диде ул.

Шамил Садыйков радионың бүгенге көндә татар кешесе өчен зур горурлык булуын билгеләп үтте. «Әдәби-мәдәни яктан караганда, „Китап“ радиосының дөньяга чыгуы зур ачыш. Анда хәзерге заманга туры килгән, актуаль булган материаллар чыга», — дип бәяләде ул.

«Моңа кадәр татар әдәбиятының байлыгын күрсәтә торган радио юк иде әле. „Китап“ радиосы барлыкка килү — зур казаныш. Ул халыкның күңелендә урын алыр, татар әдәбиятын үстерүгә өлеш кертер дип уйлыйбыз. Аудитория һәм язучылар белән эшләү бурычын куйдык», — диде «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

«Китап» радиосы соңгы унсигез ел эчендә Мәскәүдәге федераль конкурс комиссиясендә милли концепция белән җиңеп чыккан беренче радио булганлыгы әйтелде. «Бу милләтебезнең, җитәкчелегебезнең һәм Татмедианың зур җиңүе. Шигаребез — «Һәрбер өйгә таныш көйләр, милли моңнар һәм Китап», — диде радионың баш мөхәррире Алмаз Миргазяов.

Аның сүзләренчә, радионың фонотекасы яңартылып тора. «Бүгенге көндә программа өлешендә матур әдәбият һәм матур сүз — шигырьләр, хикәяләр һәм повесть-романнар яңгырый. Аудитория — 35 яшьтән өлкәнрәк тыңлаучылар. Нәкъ шушы буын аша, халыкчан җыр, әдәби сүз ярдәмендә милләтне саклап калган иң зур кыйммәтләрне киләчәк буынга тапшырасыбыз килә», — диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*