tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан бию ансамбле Сәмәрканд тамашачылары алдында чыгыш ясады
Казан бию ансамбле Сәмәрканд тамашачылары алдында чыгыш ясады

Казан бию ансамбле Сәмәрканд тамашачылары алдында чыгыш ясады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның күрсәтмәсе һәм булышлыгы, Татарстан һәм Үзбәкстан республикаларының Мәдәният министрлыклары ярдәме белән Үзбәкстанда Казан бию ансамбленең гастрольләре дәвам итә. Сәмәрканд тамашачысы артистларны 6 октябрь көнне алкышлады. 860 тамашачыны сыйдырышлы Сәмәрканд өлкә музыка һәм драма театрында алма төшәрлек тә урын булмады. Сәмәрканд өлкәсенең төрле шәһәрләреннән һәм районнарынан концерт карарга халык җыелган. Урын җитмәү сәбәпле бик күп халык залга үтә алмады, кире китте.

Дөнья халык биюләрен күрергә, татарча җыр-моңнарыбызны ишетергә килгән тамашаының күзләрендә сагыну да, сагыш та, горурлык та чагыла. Тамаша кылырга өлкә, шәһәр хакимияте җитәкчелеге дә килгән. Сәмәркандтагы татар-башкорт мәдәни үзәге җитәкчесе Әхмәт ага Сөбханкулов әйтүенчә, өлкәдә барлыгы 6000 гә якын татар гомер итә, Аларның күбесе районнарда яши, Сәмәркандның үзендә 250 якын татар исәпләнә. Милли, дини бәйрәмнәрне уздырырга киләләр икән.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*