tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан дәүләт мәдәният институтында Ачык ишекләр көне уза
Казан дәүләт мәдәният институтында Ачык ишекләр көне уза

Казан дәүләт мәдәният институтында Ачык ишекләр көне уза

28 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә Казан дәүләт мәдәният институтында онлайн режимда Ачык ишекләр көне узачак. Бу хакта mincult.tatarstan.ru сайты хәбәр итә.

Ачык ишекләр көне программасы 2021 елдан башлап югары уку йортына кабул итүнең яңа тәртибен, тормышка ашырыла торган юнәлешләр, әзерлек юнәлешләре, бюджетка укырга керү мөмкинлеге, кабул итү турында мәгълүмат, институт белән танышу һәм педагоглар белән аралашуны үз эченә алган.

Тулырак мәгълүмат институтның рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: https://kazgik.ru/Abitur/

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*