tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «КЫСКАСЫ» — кече жанр чәчмә әсәрләре язу буенча әдәби лаборатория
«КЫСКАСЫ» — кече жанр чәчмә әсәрләре язу буенча әдәби лаборатория

«КЫСКАСЫ» — кече жанр чәчмә әсәрләре язу буенча әдәби лаборатория

21 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәгендә «КЫСКАСЫ» — кече жанр чәчмә әсәрләре язу буенча әдәби лаборатория башланып китте. Лабораторияне язучы, драматург Айгөл Әхмәтгалиева ачып җибәрде.

Айгөл ханым язарга алыну сәбәпләре, контрастлар, илһам чыганаклары, үзтəнкыйть, хикәячеләр исемлеге, шәһәр җанын эзләү, әсәрдә бөтенлекне саклау, исем сайлау, плагиатлык, стилистика, миллилек турында сөйләде.

Аннары сүзне шагыйрә, «Татар китабы йорты» директоры Луиза Янсуар алды. Ул заманча әдәбият турында фикерен җиткерде, әдәби чорлар, мәңгелек әсәр язу, пост- һәм метамодерн, пиар, әдәби мода кебек нәрсәләр турында сүз тотты, файдалы сылтамалар белән бүлеште.

Беренче уку көне «Человек из Подольска» спектаклен карау белән тәмамланды. Ул — шәһәр һәм провинция турында уйлануга файдалы спектакль.

Әлеге әдәби лаборатория 6 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Мәгълүмат һәм фотографияләр лабораторинең “вконтакте” дагы рәсми төркеменнән алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*