tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан филармониясе Мәүлид бәйрәменә чакыра!
Казан филармониясе Мәүлид бәйрәменә чакыра!

Казан филармониясе Мәүлид бәйрәменә чакыра!

Казан шәһәре филармониясе барлык казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган көненә һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлап оештырылган Мәүлид бәйрәменә чакыра. Кичә “Чулпан” мәдәният үзәгендә узачак. Программада: Рөстәм Закиров, Резидә Шәрәфиева, Гөлназ Гафурова, “Фәридә-Алсу” дуэты, Алинә Шәрипҗанова, Фердинанд Фәтхи, Сөмбел Билалова, Гөлшат Имамиева, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Илгиз Шәйхразиев, Сәид Камал, Вәли Фазлиәхмәтов, “ALPAR” этно-төркеме, Рамил Айметдин, Динар Шәймәрданов, Марат Галимов, Марсель Вәгыйзев, Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов, “Казан нуры” оркестры, “Казан” бию ансамбле һ.б. чыгышлары көтелә.

Билет сатудан кергән акчаларның 50 проценты “Приют человека” хәйрия фондына тапшырылачак.

“Чулпан” мәдәният үзәге фойесында сәг. 12.00-дән 14.00-гә кадәр Гүзәл Абдрафиковадан “Хәләл маркет” эшләячәк, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар оештырылачак. Маркетка керү ирекле.

Билетларны https://kazanfil.ru/event/191 сылтамасы буенча кереп алырга мөмкин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*