tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан һәм Баку татарлары телекүпер аша аралашты
Казан һәм Баку татарлары телекүпер аша аралашты

Казан һәм Баку татарлары телекүпер аша аралашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенең Баку шәһәре татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән видеоконференция узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В. Г. Шәйхразыев җитәкчелегендә узган онлайн очрашуда Әзербәйҗан Республикасында Россотрудничество вәкиллеге җитәкчесе И. Х. Зиннуров, «Татарстан» иҗтимагый берләшмәсе рәисе А. А. Миняшев, «Яшьлек» Әзербайҗан татар яшьләре үзәге җитәкчесе Д. М. Әхмәтҗанов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Д. Ф. Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләр татарлары иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Л. Р. Кутеева, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе ярдәмчесе И. Н. Хәйсаров катнашты.

Очрашуның төп мәсьәләсе булып бүгенге көндә мәдәни массакүләм чаралар үткәрү торды. Бакуда Сабантуйны оештыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Билгеле булганча, милләттәшләребез һәрвакыт татар гореф–гадәтләренә карата җылы мөнәсәбәтләре белән аерылып торды, елдан-ел Әзербайҗан башкаласында милли бәйрәм – Сабантуй үткәрелде, әмма 2020 елда пандемия үз төзәтмәләрен кертте.

В.Г. Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Россотрудничество белән элемтәләр булдырылды, моннан чыгып, чит илләрдә яшәүче татарларның планнарын тормышка ашыру өчен мөмкинлекләре күбәйде. Баку татарлары исә федераль агентлык белән хезмәттәшлек перспективасына зур оптимизм белән карыйлар.

Видеоконференция бөек татар шагыйре М. Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган концерт белән тәмамланды. Мәдәни чара барышында М. Җәлилнең татар, рус һәм инглиз телләрендә шигырьләре яңгырады.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*