tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан. Кариев театры. “Озын-озак балачак”
Казан. Кариев театры. “Озын-озак балачак”

Казан. Кариев театры. “Озын-озак балачак”

Кариев исемендәге Казан Татар яшь тамашачы театры Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» повесте буенча куелган спектакль премьерасын әзерли.

Аны танылган башкорт режиссеры, Салават Башкорт драма театрының баш режиссеры Илсур Казакбаев куя. Премьера октябрь аена планлаштырылган.

«Әйе, мине Кариев исемендәге театрга чакырдылар. Минем өчен бу – театрда куелышның беренче тәҗрибәсе. Хәер, безнең хезмәттәшлек элегрәк барлыкка килде, аларның баш режиссеры Ринат Әюпов Салаватта Мостай Кәрим повесте буенча «Безнең өйнең яме» спектаклен куйды, – дип хәбәр итә Илсур Казакбаев “Башинформ” агентлыгына. – «Озын-озак балачак» повесте буенча спектакль концепциясе турында, элекке спектакльләрне кабатламас өчен, ниндидер яңалык әйтәсе килә».

Спектакльнең иҗат командасында, нигездә, уфалылар булачак, дип аныклап үтте режиссер. Менә алар: Мәҗит Гафури исемендәге Башакадемдрамтеатрының рәссам-куючысы Альберт Нестеров, хореограф Ольга Даукаева, композитор Мәгулә Мезинова һәм Әлмәт рәссамы Илшат Сәяхов.

Зөһрә Исламова

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*