tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда 14 көрәшче катнашында ТАССРның 100 еллыгы Кубогына бәйге узды
Казанда 14 көрәшче катнашында ТАССРның 100 еллыгы Кубогына бәйге узды

Казанда 14 көрәшче катнашында ТАССРның 100 еллыгы Кубогына бәйге узды

Казанда көрәш буенча беренче ярыш узды. Дөрес, ТАССРның 100 еллыгы Кубогы өчен нибары 14 кеше генә бил алышкан.

Рәсми ярыш түгел бу, әлбәттә. Статусы – уку-күнегү алышлары. “Ак Барс” Көрәш Сараенда узган алышларда өч көрәшче Оренбургтан килсә, калган 11е Татарстан көрәшчеләре була. Бәйге өч үлчәүдә – 80, 100 һәм 130 кг.га кадәр авырлыкта уза. Якташларыбыз бары тик берсендә – 80 килолылар арасында гына җиңә алмый. Бу үлчәүдә Оренбургтан Рафаэль Бильданов беренче урынны яулый. Татарстан егетләр Рөстәм Сабиров – икенче, Рафаэль Кәлимуллин белән Наил Низамов – өченче.

90 кг.га кадәр авырлыкта келәм хуҗасы Булат Мусин җиңүгә ирешә. Икенче урында – Илнар Галимов. Фәнис Сабирҗанов белән Андрей Пятачков – өченче.

130 кг.га кадәр үлчәүдә Раил Нургалиев җиңүче булып таныла. Кызык, Раилне әле Константин Морозов баллар буенча отуга ирешә, әмма Морозов аңа кадәр Оренбург вәкиле Валерий Рафиковка җиңелә. Беренчедә – Нургалиев, икедә – Рафиков, өченчедә Константин Морозов белән Азат Яруллин.

Җиңүчеләргә җиде, биш һәм өчәр мең сумлык бүләк бирелә.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*