tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьләре XXX нчы тапкыр Идел ярларын шаулатты

Татар яшьләре XXX нчы тапкыр Идел ярларын шаулатты

2-6 сентябрьда  Казан артында, Лаеш районының Боровое Матюшино авылында урнашкан “Идел” яшьләр үзәгендә XXX нчы татар яшьләре көннәре үтте. Якшәмбе көнне чарада катнашучылар катнашучылар туган якларына таралдылар. Быел бу көннәргә Россиянең дистәләгән төбәкләреннән килгән 170 тән артык егет һәм кыз үзләренең милли яшәешкә мөнәсәбәтен күрсәттеләр. 5-6 көн дәвамында алар тарих, мәдәният турында тәҗрибәле экспертларның чыгышларын тыңладылар, төрле кызыклы уеннарда катнаштылар. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, РФ Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы  депутатлары, күренекле галимнәр, сәнгатькәрләр белән очрашулар кызыклы үтте.

Шимбә көнне “Идел” лагеры мәйданында яшьләрнең ял кичәсе үтте.  Хушлашу кичәсенә элекке елларда   Татар яшьләре көннәрендә катнашкан “ветераннар” да килгән иде. Концертта төрле төбәктән килгән талантлы яшьләр дә, Татарстанның сәнгать йолдызлары да, хәзерге милли эстрадага яңа аяк баскан,  яшьләрнең мәхәббәтен яулаган  яңа буын сәгатькәрләр дә чыгыш ясады. Яшьләр эшләре Министрлыгының “Идел” үзәге мөдире Ләйсән Сафина (Төхвәтуллина) әйткәнчә, бу кичә репертуарының шактый өлеше заманча татар яшьләр сәнгатенең уникаль үрнәкләре булып тора.

Үз төбәкләрендәге мәдәни кичәләрдә генә  катнашкан егетләр һәм кызлар “Идел” үзәгенә килгәч Фирдүс Тямаев, Айсылу Габдинова белән беррәттән җырлып биеп, үзләрен зур татар дөньясының вәкиле итеп хис иттеләр, милли гамәлләр башкарырга илһам алып киттеләр.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов төбәкләрдә яшәүче татар яшьләренең грантларда катнашу мөмкинлеге турында әйткән. “Татар-информ” агентлыгы хәбәр иткәнчә, Марат Әхмәтов яшьләрне куандырган яңалык турында болай дигән:«Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе кысаларында үткәрелә торган проектларда, грант һәм конкурсларда катнашу өчен без төбәкләрдә яшәүче татарларга юлны ачабыз».

Гадәттә хушлашу алдыннан иң чибәр, иң булдыклы яшь лидерлар  билгеләнә. Быелгы яшьләр көннәренең лидер итеп чарада катнашучы яшьләр үзләре яшерен тавыш бирү юлы белән Төмән өлкәсеннән килгән 21 яшьлек Гөлнар Зиннәтуллинаны сайлаган. Яшьләр көннәренең йомгагы буларак кабул ителгән резолюциядә татарларның бердәмлеген ныгыту, миллилекне саклау юллары билгеләнгән.  XXX татар яшьләре көннәре турын тәфсиллерәк итеп безнең фоторепортаждан һәм күренекле блогер Фәгыйлә Шакированың видеотапшыруыннан күрә аласыз.

Римзил Вәлиев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*