tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кинофестивале фильмнары «Корстон» кинотеатрында күрсәтеләчәк
Казан кинофестивале фильмнары «Корстон» кинотеатрында күрсәтеләчәк

Казан кинофестивале фильмнары «Корстон» кинотеатрында күрсәтеләчәк

Быел Казан халыкара мөселман киносы фестивале фильмнары «Корстон» сәүдә күңел ачу үзәге кинотеатрында күрсәтеләчәк.

«Оештыручылар кинофорум өчен уңайлы мәйданчыклар сайларга тырыша. Быел кинофестиваль кунакларының «Корстон»да яшәвен искә алып, кино өчен шушы кинотеатр сайланды», – дип «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова сүзләренә сылтама белән хәбәр итә кинофестивальнең матбугат үзәге.

Кинофильмнарның бер өлеше «Мир» кинотеатрында күрсәтеләчәк. Аерым алганда, Байбулат Батуллинның «Ядәч! Истә!»/»Бери да помни» фильмы бередә күрсәтелә. Шулай ук, Cinema Кorston, «KazanMall» сәүдә үзәгендәге «Киномакс-IMAX» кинотеатрларында да, Казан Кремленең Гавәми бина ишегалдында да күрсәтү планлаштырылган.

Кинофестиваль 5 сентябрьдә Камал театрында ачыла. Кызыл келәм тантанасы театр алдындагы мәйданда 18.00 сәгатьтә башлана. Тантана башлану вакыты 19.00 сәгатькә дип билгеләнгән.

Кинофестивальнең эшлекле программасы Казан Кремленең Гавәми бинасында үтә. Биредә фильмнар да күрсәтеләчәк.

Кинофестивальнең ябылу тантанасы Казан Ратушасында булачак. Кызыл келәм 17.00 сәгатьтә башлана.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале 5 – 9 сентябрь көннәрендә үтә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*