tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кинофестиваленең «Россия – Ислам дөньясы» программасы билгеле
Казан кинофестиваленең «Россия – Ислам дөньясы» программасы билгеле

Казан кинофестиваленең «Россия – Ислам дөньясы» программасы билгеле

XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә тамашачыларга тәкъдим ителәчәк «Россия – Ислам дөньясы» программасының фильмнар исемлеге билгеле булды. Гадәттәгечә, программа әлеге төркемгә кергән илләр мәдәниятләренең күптөрлелеген күрсәтүне максат итеп куя.

Быел әлеге конкурстан тыш бүлеккә Мисыр, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Азербайҗан, Иран, Төркия, Таҗикстан һәм Россия режиссерларының эшләре кергән. Моннан тыш, тамашачыларга Иран белән Әфганстанның копродукциясе дә тәкъдим ителә.

«Программа бу илләрнең мәдәниятенә салынган кыйммәтләргә карап төзелә», – дип ассызыклады фестивальнең сайлап алу комиссиясе рәисе Нина Кочеляева.

Аның әйтүенчә, кинотасмаларның төп юнәлеше булып мәхәббәт, дуслык, гаилә кебек категорияләр тора.

Бу программага кергән фильмга «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме тарафыннан «Ислам дөньясында мәдәниятләр диалогы өчен» премиясе тапшырыла.

  • XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7-11 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме ярдәме белән узачак.

 https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*