tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Кызу» август: Казанда фестиваль, концерт, күргәзмәләр булачак
«Кызу» август: Казанда фестиваль, концерт, күргәзмәләр булачак

«Кызу» август: Казанда фестиваль, концерт, күргәзмәләр булачак

Җәйнең соңгы ае төрле дәрәҗәдәге чара, фестиваль, концерт, күргәзмәләргә бай булачак. Аларның күбесе, мәдәният бинасы кысалары белән генә чикләнмичә, ачык һавада узачак. Аларны республика халкы гына түгел, Татарстанга кунакка килгән туристлар да тамаша кыла алачак.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренә караганда, август «кызу» булачак. Кичә генә Казанда «Тормыш стиле – мәдәни код» дип исемләнгән II Халык иҗаты һәм гамәли-декоратив сәнгать фестивале башланып китте. «Хәзинә» галереясында бу көннәрдә Россиядә яшәүче халыкларның традицияләрен, мәдәни мирасын яктырткан күргәзмә белән танышырга мөмкин. Казан Кремлендә 7 августка кадәр эшләячәк Россия халыкларының этник музыка фестивале, мода күргәзмәсе дә республика халкында зур кызыксыну уятыр дип өметләнә оештыручылар. Соңгысында Россиянең 24 төбәге һәм БДБнең 6 иле дизайнерларының эшләре тәкъдим ителгән. Гомумән, август дәвамында Казан Кремлендә бик күп күргәзмәләр белән танышырга мөмкин булачак.

Август аен тулыландырачак мәдәни чараларның иң зурысы Болгарда узачак. 13–14 август көннәрендә биредә «Бөек Болгар» урта гасыр көрәше илкүләм фестивале узачак. Быел ул Идел Болгарында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышлана. Шушы фестиваль кысасында беренче тапкыр ачык һавада «Кара пулат» операсы күрсәтеләчәк.  Шул рәвешле композитор Эльмир Низамовның Ринат Харис либреттосы буенча язылган «Кара пулат» операсы янәдән тамашачы хозурына – бу юлы инде үзгә шартларда тәкъдим ителәчәк.

– Әлеге опера 2015 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге «Яңарыш» фонды ярдәмендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган иде. 2022 елның май аенда К.Тинчурин театрында кабаттан күрсәтелде, – дип ачыклык кертте Ирада Аюпова журналистлар белән очрашуда.

30 августта башкаланың Камал театры каршына, елдагыча, республиканың иң оста гармунчылары җыелачак. Биредә «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале узачак. Атна саен чәршәмбе көнне Казанда «Габдулла Тукай һәм татар театры тарихы» дип аталган яңа экскурсион маршрут эшли. Ул җәйнең соңгы аенда да үз эшен дәвам итәчәк. Аның кысасында 10–15 кешелек бер төркем татар халкының бөек шагыйрен бөтенләй башка яктан ачкан яңа маршрут буенча йөреп чыга. Экскурсия барышында Тукай әдәби музеенда беренче татар артистларының шәхси ядкәрләре белән танышу, Иске Татар бистәсендә Тукай һәм театр тарихы эзләрен барлау, Шәрык клубына сәяхәт, Г.Камал театрының түбәсеннән Казанның тарихи урыннарына күзәтү ясау каралган.

7 август көнне Зөя утрау-шәһәрчегендә узачак «Том Сойер» фестивалендә катнашучылар бу тамашаны күзәтеп кенә калмыйча, аңа үз өлешен дә кертеп, 1969 елда төзелгән тарихи бинаны буярга ярдәм итә ала. Алабуга музей-тыюлыгының да август аена планнары зурдан. 5–7 август көннәрендә биредә XVII тапкыр Спас ярминкәсе фестивале узачак. Алда телгә алган барлык чараларны да, республика халкы белән беррәттән, туристлар да тамаша кыла алачак.

Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гөлнара Сафина сүзләренә караганда, бер ел эчендә республиканың төп туризм үзәкләренә агылган туристлар саны бермә-бер арткан. Татарстанда туристлар, нигездә, дүрт-биш көнгә туктала. 29 апрельдә Мәскәү белән Санкт-Петербургтан Казанга туристик чартерлар ачылган. «Идел буенда якты яллар» төбәкара проекты кысасында 30 апрельдән Идел буеның биш төбәге аша Ижау – Казан – Самара – Тольятти – Казан – Ижау маршруты буенча туристик поезд йөри башлады. Татарстанга килгән туристлар саны, нигездә, әнә шулар хисабына артты, ди белгечләр.

https://vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*