tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кооператив институты бердәнбер казыя Мөхлисә Буби турында фильм төшерәчәк
Казан кооператив институты бердәнбер казыя Мөхлисә Буби турында фильм төшерәчәк

Казан кооператив институты бердәнбер казыя Мөхлисә Буби турында фильм төшерәчәк

Казан кооператив институты мөселман дөньясында беренче һәм бердәнбер хатын-кыз казый, мәгърифәтче һәм педагог Мөхлисә Буби турында фильм төшерәчәк.

«Быел без Мөхлисә Буби турында фильм төшерү проектын гамәлгә ашырырга уйлыйбыз. Хәзерге вакытта аның сценариен язу эше бара. Фильмны ел азагында Татарстан халкына күрсәтә алырбыз дип ышанабыз. Фильмда мәхәббәт, иҗат, укытучылык темалары булачак. Шулай ук аның казыя эшен, тормышының төрле юнәлешен күрсәтергә тырышабыз», — дип сөйләде институт ректоры Алсу Нәбиева.

Ректор сүзләренчә, фильм өчен материаллар архивлардан һәм Бубилар нәселе вәкилләреннән җыелган. Материалларны җыюда Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да ярдәм иткән.

Проект авторлары Мөхлисә Буби образы аша узган гасырда яшәгән татар хатын-кызы образын да күрсәтергә телиләр. «Ничә еллар элек татар хатын-кызы белем, дөньяга караш, дин буенча алга киткән булган. Мөхлисә Буби тәҗрибәсен без бүген дә кулланабыз», — дип сөйләде Алсу Нәбиева институтта узган конференциядә.

Казан кооператив институтында ике ел Мөхлисә Буби исемен йөрткән хатын-кызлар клубы эшләп килә.

Гөлүзә Ибраһимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*