tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгенә Дәрдемәнд исеме бирелгән
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгенә Дәрдемәнд исеме бирелгән

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгенә Дәрдемәнд исеме бирелгән

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгенә Дәрдемәнд исемен биргәннәр. Бу хакта Татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары эшчәнлегенә багышланган III Халыкара конференциядә билгеле булган.

«Татар халкының бу өлкәдә тәҗрибәсе бар. Киләчәктә яшь буын вәкилләре дә меценатлар югарылыгында эшләрен алып барырлар, дигән фикердә торабыз. Бүгеннән Татар мәдәнияте үзәге татар халкының телен, мәгарифен саклауда әйтеп бетергесез эшләр башкарган меценат, олуг шагыйрь Дәрдемәнд исемен йөртәчәк», – диде Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе рәисе Алсу Нәбиева.

Үз чыгышында Алсу Нәбиева татар сәүдәгәрләре һәм меценатларының үткәне һәм киләчәге турында Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә өйрәнелүен, иҗат лабораториясе эшләвен, конкурста катнашучыларның саны артуын әйткән.

«Быел Россия кооперация университетының 110 еллыгы. Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә уздырыла торган барлык чаралар да Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан оештырыла. Биредә ике күргәзмә эшләде. Шәхесләр портретларын Гөлсем Хаҗиева махсус бүгенге чарага дип иҗат итте. Шулай ук үзәк диварларын рәссам Әлфия Нурхәмәтова картиналары бизәде», – диде «Татар-информ»га үзәк җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры Рәхимә Арсланова үзләрендә хәйриячеләргә багышлап музей ачарга җыенуларын әйткән. «Гимназия укучылары курайда халкыбыз әсәрләрен яңгыратты. Халыкара конференциягә чит илләрдән, Россия төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан 50гә якын язма эш килде. 30 катнашучы дипломнар белән бүләкләнде. Жюри рәисе танылган журналист Әлфия Миңнуллина булды», – диде ул.

«Чарага Австралиядә яшәүче милләттәшләребез Диләрә һәм Шөхрәт Вәлиләр килде. Алар үз нәселләре хакында сөйләде. Свердловск өлкәсеннән Миләүшә Салаватова Сакаевлар нәсел дәвамчылары турында эзләнүен әйтте. Серов шәһәренең хезмәт күрсәтү һәм туклану техникумыннан Розалия Разницина үзенең студентлары белән Урал төбәгенә күченергә мәҗбүр булган татарлар турында чыгыш ясады», – диде үзәк җитәкчесе.

Татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары эшчәнлегенә багышланган III Халыкара конференция Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын берлектә башкару белән төгәлләнгән.

  • Халыкара конференция Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Дөнья мәдәнияте институты (Юнеско), Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә оештырылган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*