tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчете төзелеше турында күргәзмә ачыла
Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчете төзелеше турында күргәзмә ачыла

Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчете төзелеше турында күргәзмә ачыла

11 март көнне 14:00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Кол Шәриф» мәчетен төзи башлауның 25 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла.

Экспозициядә архитекторлар А.Саттаров һәм И.Сәйфуллинның «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларындагы автор модельләре һәм эскизлары тәкъдим ителгән. Алар мәчетнең беренчел образын барлыкка китергәндәге хезмәтне чагылдыра.

Күргәзмәне ТР Мәдәният министрлыгы, «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, ТР Дәүләт архивы, ТР Фәннәр академиясенең Археология институты, КФУның Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе оештыра.

Әлеге күргәзмәне оештыру вакытында «Кол Шәриф» мәчетен проектлауда, төзүдә һәм бизәүдә катнашкан белгечләр белән махсус видеоинтервьюлар яздырылды. Бу интервьюлар һәм архивтагы видеохроника кадрлары мәчет төзелеше барышындагы атмосфераны торгызырга, проектның җәмәгатьчелек тарафыннан нинди яклау табуын күрсәтергә булыша.

«Буыннарның чынга ашкан хыялы» күргәзмәсе 2021 елның 10 июненә кадәр эшләячәк.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*