tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара мөхтәсибәтендә Коръәнгә багышланган бәйге узды
Кукмара мөхтәсибәтендә Коръәнгә багышланган бәйге узды

Кукмара мөхтәсибәтендә Коръәнгә багышланган бәйге узды

Раҗәб аеның 24-нче көнендә (8-нче мартта) Кукмара мөхтәсибәтенең Туеш мәчетендә 4 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар арасында “Мин Коръәнне яратам” дип исемләнгән бәйге үткәрелде. Коръән укучылар бәйгесе мәчет каршында оештырылган дини-тәрбия дәресләренә йөрүче балалар арасында узды һәм ул Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Бәйгедә Туеш, Манзарас, Хәйрия, Зур Кукмара, Кукмара Үзәк мәчетләренә йөрүче 100 бала катнашты. Катнашучылар 12 төркемгә бүленеп ярыштылар. Кукмара районының хөрмәтле абыстайлары балаларның Коръәнне белүләренә бәя бирде.

Бәйгедә катнашып чыккан балалар өчен мәчетнең аскы катында “Татар ташкасы” ясау буенча мастер-класс, шулай ук татар бизәкләрен буяу буенча бәйге дә булды.
Коръән укучылар бәйгесе нәтиҗәләре буенча 1-3 урыннарны алган балаларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Конкурста катнашкан барлык балаларга татлы күчтәнәчләр өләшенде.

Район күләмендәге “Коръән укучылар” һәм “Намаз укучылар” бәйгеләре 27 март көнне Кукмара мәдрәсәсе һәм Үзәк мәчет биналарында узачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*