tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан Кремлендә Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның эшләре тәкъдим ителәчәк
Казан Кремлендә Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның эшләре тәкъдим ителәчәк

Казан Кремлендә Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның эшләре тәкъдим ителәчәк

14 октябрьдә Казан Кремленең Гавами урыннары күргәзмә залларында Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның «Төсләрдә милли хисләр» күргәзмәсе ачыла. Экспозиция рәссамның иҗади юлының 50 еллыгына багышланган.

Күргәзмәдә рәссамның майлы буяулар белән ясалган 50 каллиграфик композициясе һәм картинасы тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәгә килүчеләр индустриаль һәм табигый пейзажларны, портретларны һәм натюрмортларны күрә алачак. Рәссам иҗатында яңа юнәлеш буларак, орнамент темасына аерым игътибар биреләчәк.

Күргәзмә 16:00 сәгатьтә ачылачак. Ачылышка керү бушлай, калган көннәрдә – билетлар буенча. Экспозиция быелның 14 декабренә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.

Мөдәрис Минһаҗев – ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1986), Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты, Казан, Йошкар-Ола, Уфа, Мәскәү, Уральск шәһәрләрендә узган күргәзмәләр катнашучысы. Татар сәнгате традицияләрен торгызу өлкәсендәге казанышлары өчен ТР Президенты указы белән «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек (2003). Татарстан Республикасының халык рәссамы (2013).

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*