tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Кострома өлкәсе губернаторының беренче урынбасары белән очрашты
Васил Шәйхразыев Кострома өлкәсе губернаторының беренче урынбасары белән очрашты

Васил Шәйхразыев Кострома өлкәсе губернаторының беренче урынбасары белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кострома шәһәренә килде.

Биредә ул Кострома өлкәсе губернаторының беренче урынбасары Алексей Афанасьев белән очрашты. Әлеге очрашуда шулай ук Россия мөфтиләре советы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов, Кострома өлкәсе ТМММ рәисе Ф.Ф.Гомәров катнашты.

Алексей Афанасьев Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисен Костромада күрүенә шат булуын искәртеп үтте. Очрашу вакытында татарларның милли бәйрәме Сабантуйны үткәрү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*