Каханның Вахитов районындагы 16нчы гимназиясендә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 елга багышланган Дөньякүләм «Татарча диктант – 2026» акциясе уздырылды. Туган телебезне сөюче укучыларыбыз, укытучылар, әти-әниләр бик теләп әлеге чарага кушылдылар.
Диктантны 30 ел гомерен шушы гимназиядә татар теле һәм әдәбиятын укыткан хөрмәтле мөгаллимәбез Сепперова Резеда Илдус кызы яздырды. Ул укучыларга туган телебезне саклауның мөһим әманәт икәнен җиткерде.
Шулай ук директорыбыз Хәлимова Гөлфия Мансуровна һәр катнашучыны туган телебез сагында уяу торырга чакырып, рәхмәт хатларын тапшырды.
Бергәләп «Туган тел» җырын башкару күңелләргә бәйрәм рухы өстәде!
Казанның 144нче мәктәбендә “Татарча диктант” акциясе барышында Г.Тукайның, “Бәхет”
әсәрен мәктәптә 38 кеше язса, онлайн язучылар 4 булды. Диктант текстын Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров укыды. Ахырда артист Г. Тукайның халык көенә җырлана торган “Тәфтиләү” һәм “Туган тел” җырын баянда уйнап башкарды.
Казан шәһәре, Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиядә укытучылар һәм укучылар Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясендә катнаштылар.
Катнашучылар башта «Туган тел» шигырен, аннары бөек шагыйрьнең чәчмә мирасыннан өзекләрен яздылар. Диктантны гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Зарипова укыды.
Казан шәһәре Идел буе районының 48 нче номерлы татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе #татарчадиктант акциясенә кушылды.
Казан шәһәре 79нчы лицей. «Татарча диктант» акциясе безнең лицеебызда 25 апрель көнне узды. Укучылар, укытучылар һәм ата‑аналар татар телен саклау, популярлаштыру, грамоталылыкны һәм мәдәни традицияләрне ныгыту максатыннан әлеге чарада катнаштылар.





