tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан сәхнәсенә музыкаль комедия кайтты
Казан сәхнәсенә музыкаль комедия кайтты

Казан сәхнәсенә музыкаль комедия кайтты

“Кәҗә, мәхәббәт һәм башкалар” музыкаль комедиясендә катнашкан җырчы Айгөл Бариева сүзләренчә, бу тамашаны оештырып алар бер төркем артистлар белән татар сәнгатенә яңалык өстәргә булган.

“Татар эстрадасында мондый тамашаларның булганы юк иде әле. Без беренче музыкаль комедия булдырдык. Филармония концертлар залы сәхнәсендә, Аллага тапшырып, 50нче спектаклебезне куябыз. Шуны әйтергә кирәк: халыкка бик ошый мондый төр тамашалар. Сара Садыйкова заманыннан ук килә бу мәхәббәт. Авыл-шәһәрләргә гастрольләргә чыккач, үзебез дә күрәбез: тамашачы бик яратып йөри. Спектакльдә катнашучылар саны – сигез: Рәсим Низамов, Лилия Муллагалиева, мин – Айгөл Бариева кебек Татарстанның атказанган артистлары белән беррәттән, җырчы Азат Фазлыев, сүз остасы Фәнил Мөбәрәкҗанов, Илдар Әхмәдуллин һәм Казан мәдәният һәм сәнгать университетында белем алучы талантлы студент кызлар – Индира Гайфуллина, Гүзәлия Хөснетдинова да спектакльдә үз рольләрен таптылар. Без дүрт кыз, дүрт егет төркеме белән әлеге спектакльне куярга булдык. Ул безнең өчен махсус язылган әсәр буенча тормышка ашырылды”, ди Айгөл Бариева.

Көлкеле спектакльнең авторы һәм режиссеры – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Раушан Шәриф булган. Җырчылар да, тамашачылар да кәнагать. Тамашачылар хәтта әлеге тамашада җырчыларга махсус “Рәхмәт хаты” да язып бирде.

“Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*