tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан урамнарында гармунчылар парады узды
Казан урамнарында гармунчылар парады узды

Казан урамнарында гармунчылар парады узды

Бүген Казанда XXXVIII «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты республика бәйрәме уза.

Камал театры каршындагы мәйданда өч сәгатьлек концерттан соң гармунчылар парады Бауман урамы-Казан Кремле- Кремль яр буе маршруты буйлап үтте, шәһәребез халкын һәм кунакларын гармун моңнарына күмделәр.

Быел парадны Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова җитәкләде. Чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

Чара Кремль яр буенда гармунчылар,фольклор коллективлары катнашында концерт белән дәвам итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*