tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов гармунчылар парадын карады
Рөстәм Миңнеханов гармунчылар парадын карады

Рөстәм Миңнеханов гармунчылар парадын карады

Бүген Казанда XXXVIII «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты республика бәйрәме уза.

Казан Кремле территориясендә гармунчылар парадын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карады. Рәисебез белән бергә парадта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова да булды.

Гармунчылар парады Бауман урамы-Казан Кремле- Кремль яр буе маршруты буйлап үтте, шәһәребез халкын һәм кунакларын гармун моңнарына күмделәр.

Быел парадны Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова җитәкләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*