tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатларын кабул итә
Казан XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатларын кабул итә

Казан XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатларын кабул итә

XI форумга Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 72 регионыннан барлыгы 1200 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы. Иртәдән үк башкалага Омск, Оренбург, Курган, Түбән Новгород, Смоленск, Пенза, Төмән өлкәләре, Карелия, Бурятия, Марий Эл, Удмуртия, Башкортстан, республикалары, ЯНАО,Финляндиядән делегатлар килде.

Бүген, 3 июнь көнне,“Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашында форумның рәсми ачылышы узачак. Соңрак бөтен Россиядән җыелган дин әһелләре төркемнәргә бүленеп түбәндәге дискуссион мәйданчыкларда эшлиячәкләр:

  1. Интернет челтәрендә милли һәм дини тормышны яктырту мәсьәләләре;
  2. Дини һәм милли оешмаларның татар телен саклау һәм үстерү тәҗрибәсе.
  3. Халкыбызның рухи мирасын өйрәнү мәсьәләләре.
  4. Дини уку йортларында укыту-тәрбия эшләренең торышы.

Иртәгә, 4 июнь көнне “Kazan Expo” Халыкара күргәзмә үзәгендәге Илһам Шакиров исемендәге концерт залында Татарстан Президенты
Р. Н. Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы узачак. Биредә 4 секция эшчәнлегенә дә йомгак ясалып, дин әһелләрен борчыган мәcьәләләрне исәпкә алып, гомуми резолюция кабул ителәчәк.

5 июнь көнне Форум делегатлары ТР Спас районы Болгар шәһәрендә “Изге Болгар җыены”нда катнашачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*