tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан җәмәгать транспортында Бөек Ватан сугышы геройлары турында сөйли башладылар
Казан җәмәгать транспортында Бөек Ватан сугышы геройлары турында сөйли башладылар

Казан җәмәгать транспортында Бөек Ватан сугышы геройлары турында сөйли башладылар

Бүген җәмәгать транспортында казанлыларга һәм Татарстан башкаласы кунакларына Бөек Ватан сугышы геройлары турында сөйли башладылар. Кыска аудиомәгълүмат татар һәм рус телләрендә фронтта сугышкан ватандашларыбыз хөрмәтенә аталган 33 тукталышта трансляцияләнә.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Геройлар маршруты» социаль-мәгариф проекты Казан федераль университетының студентлар һәм яшь хезмәткәрләре инициативасы белән оештырылды. Бүген журналистларга Транспорт комитеты рәисе урынбасары Ирина Чупрова хәбәр иткәнчә, проектны барлык транспортчылар да хуплаган – муниципаль да, шәхси дә. Геройлар турындагы тарихларны 58 автобус, 10 троллейбус һәм 4 трамвай маршрутында  – барлыгы 350 транспорт берәмлегендә ишетергә мөмкин.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*