tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда 10 Республикакүләм ифтар узачак
Казанда 10 Республикакүләм ифтар узачак

Казанда 10 Республикакүләм ифтар узачак

2022 елның 30 апрелендә Татарстан мөселманнары Казанда күптән көтеп алынган мәҗлескә – 10 Республикакүләм ифтарга җыелачак. Быел ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан узачак. Республикакүләм ифтар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак барс Арена” стадионы дирекциясе һәм “Туган авылым” милли-туристик комплексы тарафыннан оештырыла.

Шунысы үзенчәлекле, түгәрәк сан астында узучы 10 республикакүләм ифтар 10 мең кешене кабул итәчәк. Әлеге чара, алдагы елдагы кебек үк, “Казан ЭКСПО” халыкара күргәзмәләр үзәгендә үткәреләчәк.

Республикакүләм ифтар катнашучыларын гадәттәгечә бай мәдәни программа көтә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*