tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда 33 нче тапкыр Татар яшьләре көннәре узачак
Казанда 33 нче тапкыр Татар яшьләре көннәре узачак

Казанда 33 нче тапкыр Татар яшьләре көннәре узачак

13-17 сентябрьдә Казанда Татар яшьләре көннәре узачак. Форум быел 33 нче тапкыр үткәрелә. Чараның үзгәрешләре, кемнәр катнашуы һәм программасы турында «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Татарстан яшьләр эшләге министры Ринат Садыйков Татар яшьләре көннәрен традицион һәм бик мөһим эш, дип атады.

«Татар яшьләре көннәре – традицион, безнең өчен бик мөһим һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән татар яшьләре белән эчтәлекле эш. Максат – татар мәдәниятен, мәгарифен, татар телен һәм милли традицияләрне саклау буенча уртак эшне көчәйтү мәсьәләләрендә төрле төбәкләрдән килгән барлык татар яшьләре оешмаларын берләштерү», – диде Ринат Садыйков.

Быел форумда 23 төбәктән 18-35 яшькә кадәрге яшьләр җыелачак. «Идел» яшьләр үзәге директоры Наилә Галеева катнашучыларның сайлау этабын үтүләрен әйтте.

«Идел» оешмалар белән бик күп еллар актив эшли. Форумда катнашучылар сайлау процессын узалар. Моның өчен төбәк автономияләренә шалтыратып, аларның лидерлары белән сөйләшәбез. Берничә ай элек оешкан оешмалар да безгә шалтыратып, юлламалар, чаралар турында сорыйлар. Анысы да безне бик сөендерә. Новосибирскида берничә ай элек яңа төбәк оешмасы ачылды. Шулай булса да безгә шалтыратып, юллама алдылар. Без һәркемгә мөмкинлек бирергә телибез», – дип сөйләде Наилә Галеева.

Ул шулай ук иң актив төбәкләрне дә атады.

«Свердловск өлкәсе соңгы өч ел бик актив, алар унбишәр кеше алып килә. Ульяновск, Оренбург, Төмән өлкәсе яшьләре – соңгы елда актив эшләгән делегацияләр. Кайбер төбәкләрдә ике-өч оешма бар. Алар һәрберсе аерым эшли. Төмәндә исә, өч оешма җитәкчеләре бергә җыелып, юлламаны бергә алдылар. Төмәннән быел ун кеше килә», – дип искәртеп узды Наилә Галеева.

Татар яшьләре көннәре ачылышы 13 сентябрь 13:00 сәгатьтә «Урам» паркында узачак. Ачылышта Илгиз Шәйхразиев һәм башка артистларның чыгышы көтелә.

«Идел» яшьләр үзәгенең яшьләр эшләре буенча белгече, проект кураторы Салават Кадыйров форум программасына үзгәрешләр кертелүен әйтте.

«Чит төбәк яшьләренә күбрәк Татарстанда булган миллилек кирәк. Мәсәлән, аулак өйдә уйнала торган уеннар һәм Татарстанда аларның ничек үткәрелүе. Чөнки төбәкләрдә ул йолаларга азмы-күпме үзгәрешләр кертелгән. «Татарстанда ничек соң?» – дигән сорауга быел җавап бирәчәкбез. Программаны төзегәндә элеккеге еллардан бары тик яхшысын гына сайлап алдык һәм үзгәрешләр дә керттек. Быелгы яңалык – төбәкләрдән килгән оешма җитәкчеләренә аерым ябык программа каралган», – диде ул.

Татар яшьләре көннәрендә остаханәләр, вокал, бию, татар теле, татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре буенча дәресләр үткәреләчәк. Катнашучыларны язучы, шагыйрьләр, мәдәният хезмәткәрләре, башкарма хакимият органнары, ТР Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советы депутатлары белән очрашулар көтә. Кунаклар буларак, «Хәрәкәттә бәрәкәт» проекты, шулай ук традицион уен коралларында уйнаучылар көтелә.

Форумда «Идел кызы», «Идел егете», «Идел моңы», «Бию йолдызы» бәйгеләре һәм Татар яшьләре көннәре лидеры да сайланачак.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*