tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Кырык дүртнең май аенда» фильмының монтажланмаган кисәкләре тамашачыга күрсәтелде
«Кырык дүртнең май аенда» фильмының монтажланмаган кисәкләре тамашачыга күрсәтелде

«Кырык дүртнең май аенда» фильмының монтажланмаган кисәкләре тамашачыга күрсәтелде

Казан халыкара мөселман киносы фестивале тамашачысына Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшерелгән фильмның әле монтажланмаган кайбер кисәкләре һәм әле караламадагы тизер күрсәтелде.

«Нурихан Фәттах әсәренең аның юбилей елында чыгуы әһәмиятле. Бу фильм татар хатын-кызына, тыл хезмәтчәннәренә үзе бер һәйкәл – монда аларның батыр хезмәте дә, фаҗигале язмышы да бар», – диде фильмның режиссеры Александр Далматов.

«Фильм монтажланмаган, тавышы эшләнмәгән, музыкасы да әзер түгел, аңлап кабул итегез», – диде режиссер.

Нурихан Фәттахның хатыны Руфина ханым сүзен әсәрнең дөньяга чыгу тарихыннан башлады. «Ул «Идел» альманахында бер басылды да, шуннан соң башка басылмады, Нуриханның үзенә шактый гына эләкте. Бу фильмга алынуын Сашаның бер батырлыгы дип саныйм», – диде ул.

Ул мондый әсәрне халыкка, бигрәк тә, яшьләргә күрсәтүнең кирәклеген ассызыклады. «Монда Хәмдиянең фаҗигасе генә түгел, тылдагы хатын-кызларның батырлыгы күрсәтелә», – диде ул.

«Безнең кинематографистларыбыз рухи җепнең өзелмәвен күрсәтү өчен шушы әсәргә алынганнар. Нурихан Фәттах кебек язучыбыз булганда аның әсәрләре бөтен дөньяга танылырга лаеклы», – диде шагыйрә Нәҗибә Сафина.

«Нурихан Фәттахның бу әсәрен Нобель премиясенә лаеклы әсәр дип саныйм. Нурихан абый тарихи әсәрләр белән танылган язучы, аның бу әсәре бераз читтә калган иде. Ләкин бу бик талантлы әсәр. Ул беркемне дә гаепләмичә тормышны күрсәтә», – диде Александр Далматов.

Гөлзада Сафиуллина Нурихан абыйның шушы әсәренә алынырга курыкмавын Александрның батырлыгы дип билгеләп үтте. Ул бу фильм аша үзебезнең һәм тормышның күрсәтелүен ассызыклады.

Тамашачы алдына шушы фильмда катнашкан Хәлимә Искәндәрова, Дания Нуруллина, Зөлфирә Зарипова, Сәкинә Минханова, Алмаз Фәтхуллин, Муса Камалов, Диләрә Радионова, Сирень Шәрапов һәм башкалар чыкты.

Лирон Хәмидуллин режиссерга Нурихан Фәттахның әлеге әсәргә алынуы өчен рәхмәтләрен җиткерде. Ул язучының тагын бер әсәрен искә төшерде: «Нурихан Фәттахның татар халкы өчен тагын да кирәгрәк бер әсәре бар – «Сармат кызы Сиринә». Безгә тарихи материаллар кирәк. Бу да тарих, ләкин якын тарих. Аның башка әсәрләренә дә алынасы иде», – диде Лирон Хәмидуллин.

Казанда халыкара мөселман киносы фестивале башланды. Бүген ул Камал театры фестивалендә ачыла. Көн дәвамында «Корстон» сәүдә үзәгендә кинофестивальнең конкурс фильмнары күрсәтелә. Кинофестиваль чаралары Казан Кремленең Гамәви урыннарында, «Мир» кинотеатрында һәм Казан мәдәният институтында да үтә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*