tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда 7 сентябрьдә “X Якупов укулары” уза
Казанда 7 сентябрьдә “X Якупов укулары” уза

Казанда 7 сентябрьдә “X Якупов укулары” уза

Мөхәррәм аеның 30 нчы көнендә (7 нче сентябрьдә) Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә “X Якупов укулары” узачак.

Быел унынчы тапкыр үткәрелүче укулар Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100-еллыгы һәм Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты тарафыннан оештырыла. Конференция танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе, Вәлиулла хәзрәт Якуповның (1963-2012) бай рухи-дини һәм интеллектуаль мирасының асылына төшенү максатыннан үткәрелә.

Әлеге чара Татарстан мөфтияте бинасында иртәнге сәгать тугызда (09.00) башлана. Якупов укуларына дин әһелләре, мәдрәсә җитәкчеләре, Вәлиулла хәзрәтнең элеккеге хезмәттәшләре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре һәм башка хөрмәтле кешеләрнең килүе көтелә.

Шунысы игътибарга лаек: укуларда СССР һәм Россия дин, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, Ислам мәдәниятенә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды директоры урынбасары Али Вячеслав Полосин катнашачак. Чара кысаларында ул «Гражданская идентичность мусульман России» дәреслеген тәкъдим итәчәк.

Быелгы укуларда «Тарихи аң» социаль-гуманитар фәнни тикшеренүләр төбәкара иҗтимагый оешмасының Казан (Идел буе) филиалы җитәкчесе Рәис Сөләйманов «Вәлиулла Якуповның шәхси архивы: Татарстанда исламның яңа тарихы чыганагы буларак документларның торышы һәм аларның кыйммәте» темасына чыгыш ясаячак. Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат хәзрәт Курамшин «Совет чорыннан соң татарларга хас исламның традицион үрнәген яңадан торгызуда һәм үстерүдә Вәлиулла хәзрәт Якупов роле», Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең ислам тикшеренүләре үзәге аспиранты Василий Иванов «Татар дин белгече Вәлиулла Якупов хезмәтләрендә кадимчелек һәм җәдитчелек темасы», Аксубай муниципаль районының Түбән Татар Майнасы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Рәфикъ Насыйров «1990нчы еллар башында Вәлиулла хәзрәт Якупов тарафыннан нигезләнгән Татар мөселман яшьләр хәрәкәте» турында сөйләячәк.

Быелгы Якупов укулары кысаларында ел саен уза торган “Таян Аллага!” бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләп үтәчәкләр.

Конференция барышында танылган дин әһелләре, галимнәр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре Вәлиулла хәзрәт хакында истәлекләре белән уртаклашачак, аның фәнни һәм дини мирасын өйрәнү һәм яшь буынга җиткерү буенча чыгышлар ясаячак. Быелгы юбилей укуларында катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мәдрәсәсенең директоры, күп еллар Вәлиулла хәзрәт белән бергә эшләгән Ильяс хәзрәт Җиһаншин сәламләр дип көтелә. Конференцияне Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин алып барачак.

“X Якупов укулары”на журналистлар чакырыла. Аккредитация өчен телефон: 89178646480 (Римма Гатина)

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*