tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Аксенов-фест»: Гүзәл Яхина, француз телендә татар прозасы антологиясен тәкъдир итү һәм «Йолдызлы билет» тапшыру
Казанда «Аксенов-фест»: Гүзәл Яхина, француз телендә татар прозасы антологиясен тәкъдир итү һәм «Йолдызлы билет» тапшыру

Казанда «Аксенов-фест»: Гүзәл Яхина, француз телендә татар прозасы антологиясен тәкъдир итү һәм «Йолдызлы билет» тапшыру

22-25 сентябрьдә Казанда 14нче «Аксенов-фест» фестивале узачак. Ул Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, балалар әдәбиятына һәм заманча популяр әдәбиятка һәм Василий Аксеновның иҗатына багышланган.

Әдәби форумның төп мәйданчыгы гадәттәгечә В.Аксенов музей-йорты булачак. Дүрт көн дәвамында фестиваль кунакларын лекцияләр, танылган шагыйрьләр һәм язучылар белән иҗади очрашулар, фотокүргәзмә һәм башка чаралар көтә.

Фестиваль программасы турында тулырак итеп шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләде. «Аксенов-фест» кунаклары булып шагыйрьләр һәм язучылар, артистлар һәм музыкантлар тора. Аның сүзләренә караганда, быел фестивальгә рус ПЕН-үзәге президенты, драматург Евгений Попов, музыкант һәм «Машина времени» төркеме лидеры Андрей Макаревич, «Зөләйха күзләрен ача», «Дети мои», «Эшелон на Самарканд» романнары авторы Гүзәл Яхина, удмурт этник шагыйрәсе Анастасия Шумилова, «Калечина-Малечина» бестселлеры авторы Евгения Некрасова, балалар язучысы Анастасия Строкина, прозаик һәм журналист Марина Әхмәтова, тәрҗемәче Максим Амелин киләчәк.

Фестивальнең беренче көнендә иң төп чараларның берсе булып «Арматтан» эре Париж басмасында чыгарылган француз телендә заманча татар прозасы антологиясен тәкъдир итү булачак. Политолог һәм тәрҗемәче Филипп Юркович Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары белән берлектә эшне тәкъдир итә. «Кереш сүзенең авторы – М.Җәлил премиясе лауреаты, язучы Ленар Шәех. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, китапның тышлыгы һәм эчедәге иллюстрацияләр өчен танылган татар рәссамы Ильяс Айдаровның репродукциясе сайлап алынды», – дип хәбәр итте Азат Абзалов.

Азат Абзалов фестивальнең барлык чараларына керү түләүсез алырга мөмкин булган билетлар буенча каралуын ассызыклады, алдан +7(843)236-42-93 телефоны аша теркәлү узарга кирәк.

Алинә Бережная

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*