tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Бакый Урманче исемендәге премия ияләрен бүләкләделәр
Казанда Бакый Урманче исемендәге премия ияләрен бүләкләделәр

Казанда Бакый Урманче исемендәге премия ияләрен бүләкләделәр

«Сынлы сәнгать» номинациясендә рәссам Әлфия Ильясова, «графика» номинациясендә рәссам-график Диләрә Наврозова, «скульптура» номинациясендә рәссам-скульптор Динар Сәлимов, «декоратив сәнгать» номинациясендә рәссам Луиза Фәсхетдинова һәм «теория һәм сәнгать тарихы, тәнкыйть, сәнгать белеме» номинациясендә сәнгать белгече Нина Горюнова быел Бакый Урманче исемендәге премия ияләре булды.

Казан Кремленең яңартылган бинасында Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бүләген тапшырды.

«Бу бик тә дәрәҗәле премия. Без аны ике елга бер тапкыр бирәбез. Премияләрне бирү карарын чыгарганда бәхәсләр булмый калмады. Премияне бирү зур проблема тудырды. Чөнки һәр кандидат сәнгать өлкәсендә зур шәхес иде. Аларның тәҗрибәләре дә бар, эшләре дә уңышлы. Кандидатлар арасында яшь кешеләрнең булуы минем өчен икеләтә шатлык. Һәр кешегә уңышлар телим», – диде министр.

Ирада Әюпова фикеренчә, бүген республиканың мәдәни тормышы бик бай. «Сезнең кебек, иҗатка җанын-тәнен биргән шәхесләрдән башка бу мөмкин булмас иде. Мәдәниятне яратмасаң, бу өлкәдән китәргә кирәк дип, һәрвакыт әйтә киләм. Мин сезнең тормышыгызга булган мәхәббәтегез, республикабыз әләмен намус белән алып баруыгыз, кешеләрне үсешкә этәрүегез өчен рәхмәтемне белдерәм», – диде ул.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Ильясова традицион булмаган сынлы сәнгатьтә иҗат итүен әйтте. «Бакый Урманче премиясе бирелә башлаганнан бирле беренче тапкыр традицион булмаган сынлы сәнгатькә игътибар иттеләр. Эшләремне Заманча сәнгать галереясында күрергә мөмкин. Бакый Урманче үзе дә яңалык алып килүче шәхес булган. Мин шулай ук мультимедияле юнәлештә дә эшләдем, бу сәнгатьтә яңа агым», – ди ул.

«Татарстанның көньяк-көнчыгышында иҗат итүче җирле рәссамнар турында язуымны бәяләгәннәре өчен сөендем. Бу яклар Николай Петров, Мансур Закиров кебек рәссамнарның туган ягы булып тора», – диде сәнгать белгече Нина Горюнова.

Рәссам-скульптор Динар Сәлимов фикеренчә, әлеге премиядә катнашу киләчәктә үсеш ясар өчен зур адым. «Премияне алгач, күбрәк эшләргә илһам килә», – диде ул. Рәссам һинд балыкчыларын ясаганын әйтте.

Моннан тыш, үз хезмәте өчен медальләр һәм исемнәр белән тагын 23 сәнгать эшлеклесе бүләкләнде. Алар арасында, Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының балет буенча репетиторы Марина Прокопова, Татарстан Милли музее директоры урынбасары Светлана Измайлова, Камал театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов, Татарстан Дәүләт симфоник оркестры музыканты Фәгыйль Гыйльманшин, Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов һ.б. бар.

Быел барлыгы 31 гариза килгән. «Сынлы сәнгать» номинациясенә – 10, «графика» номинациясенә – 4, «скульптура» номинациясенә – 4, «декоратив сәнгать» номинациясенә – 9, «теория һәм сәнгать тарихы, тәнкыйть, сәнгать белеме» номинациясенә 4 гариза кабул ителгән. Премия лауреатлары 200 мең сум күләмендә акчалата бүләк ала. Бу кагыйдә барлык номинацияләр өчен дә гамәлдә.

Сынлы сәнгать, декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать өлкәсендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге премиясе сынлы сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә иң абруйлы премияләрнең берсе булып тора. Төп номинантларның эш күргәзмәсе агымдагы елның июлендә «Хәзинә» Милли Галереясендә узды.

Премия 2003 елдан тапшырыла. Төрле елларда премияне республиканың әйдәп баручы рәссамнары, скульпторлар, декоратив-гамәли сәнгать осталары һәм сәнгать белгечләре алды. Алар арасында Зөфәр Гыймаев, Надир Әлмиев, Абрек Абзгильдин, Анатолий Егоров, Виктор Аршинов, Динә Әхмәтова һ.б. бар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*