tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Без – бөек дини мирас варислары!” исемле фәнни-гамәли конференция узды
Казанда “Без – бөек дини мирас варислары!” исемле фәнни-гамәли конференция узды

Казанда “Без – бөек дини мирас варислары!” исемле фәнни-гамәли конференция узды

Бу көннәрдә  Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе  Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния Нәзарәте  Мөселман дини оешмасы – урта һөнәри белем бирү учреждениесенең эшчәнлеге башлавына 30 ел тула. Шул уңайдан уку йортында  “Без – бөек дини мирас варислары!” исемле фәнни-гамәли конференция узды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм мәдрәсәне юбилей белән котлады.

Шулай ук биредә Бөтендөнья татар конгрессы медале һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чарада Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы  Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм башкалар катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*