tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясенә багышланган матбугат конференциясе узды
Казанда “Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясенә багышланган матбугат конференциясе узды

Казанда “Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясенә багышланган матбугат конференциясе узды

4 декабрьдә Казанда “Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы уңаеннан матбугат конференциясе узды. Чарада “Болгар радиосы” башкарма директоры Наилә Хәйдәрова, “Болгар радиосы” баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов, ТНВ каналының баш режиссеры Алмаз Әкбәров, хореограф Ирина Алешина, Татарстанның атказанган артисты Раяз Фәсыйхов, Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев, татар эстрадасы җырчысы Рүзилә Хәертдинова катнашты.

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелен яулаган җырларны барлау, җырчыларны һәм аларның иҗат җимешләрен алтын фондка кертү. “Болгар радиосы” халкыбыз фикеренә таянып, иң яхшыларын гына барлый, яңа гына табадан төшкән җырларны еллар белән сыналган сәнгать әсәрләре белән янәшә куеп замана белән бергә атлый.

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы – ул нәтиҗә ясау. Ләкин бу бөтен татар эстрадасына нәтиҗә ясау түгел. Бу – “Болгар радиосы”ның һәм “Болгар радиосы” тыңлаучыларының фикере. Һәрбер җырчы, һәрбер иҗатчы өчен бу премия стимул булып тора, чөнки иң яхшылары гына әлеге премиягә лаек була.

Премия кемгә тапшырыла?

Билгеле булганча, “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе лауреатларының бер өлеше – “Кайнар хит” проектында тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңү яулаган артистлар. Алар арасында Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова, Раяз Фәсыйхов, Марат Шәйбәков, Гөлназ Асаева, Марат Фәйрушин, ИлСаф, Рүзилә Хәертдинова, Сиринә Зәйнетдинова, Рәзил Камалов белән Рәфинә Ганиуллина һәм башкалар бар.

“Кайнар хит” җиңүчеләреннән кала, ел дәвамында “Болгар радиосы”нда еш соралган һәм халык күңеленә кергән җырлар да “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләнә.

Нинди номинацияләр булачак?

Быел “Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясендә 36 номинация көтелә. Елдагыча, артистлар “Иң халыкчан җырчы”, “Татар җыр сәнгатен дөньяга танытканы өчен”, “Ел ачышы”, “Иң лирик җыр”, “Иң моңлы җырчы”, “Елның гаилә дуэты”, “Халык мәхәббәте”, “Кабатланмас тавыш” һәм башка номинацияләрдә бүләкләнәчәк.

Биредә яшь башкаручылар да, тәҗрибәле, өлкән буын вәкилләре дә катнаша. Ел саен “Татар эстрадасы легендасы” дигән номинация тапшырыла. Алдагы елларда әлеге номинациягә Хәмдүнә Тимергалиева, Флера Сөләйманова кебек олпат шәхесләребез лаек булган иде. Быел бу номинациянең кемгә тапшырылачагы әлегә сер. Тамашачылар аның исемен 14 декабрь көнне генә белә алачак.

Үзенчәлеге нәрсәдә?

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең төп үзенчәлекләренең берсе – ул премиянең авторларга да тапшырылуы. Җыр җырчы тарафыннан гына тумый. Башта шигырь языла, аннан көй иҗат ителә. Җыр җырчыга килеп эләккәч, җырга аранжировка ясала. Әзер продуктны җырчы тамашачыга тәкъдим итә. Җырны әзерләүдә бик күп кешенең өлеше керә. Шуңа күрә җырның сүз һәм көй авторына да премия тапшырыла.

“Без премия исемендәге “милли” сүзенә тәңгәл. Милли дигәч тә, сәхнәгә читек киеп чыгу дигән сүз түгел. Миллилек алып баручылар телендә, сценарийда чагыла. Мәзәкләр һәм шаяртулар урынлы булырга тиеш. Сөйләм әдәби телдә булсын дип тырышабыз. Киемнәрдә милли элементларны чагылдырырга телибез. Биюләр әзерләнгәндә дә миллилеккә өстенлек бирәбез. Тагын бер миллилек – тантананың пафоссыз, ләкин шул ук вакытта югары дәрәҗәдә узуы. Без алтын урталыкны сакларга тырышабыз”, – ди “Болгар радиосы” баш мөхәррире һәм продюсеры Илфар Кәримов.

  • “Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы 14 декабрьдә 18:00 сәгатьтә “Пирамида”да узачак. 6+

tnv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*