tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII Съездының пленар утырышы уза
Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII Съездының пленар утырышы уза

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII Съездының пленар утырышы уза

Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының пленар утырышы уза. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткәрелә. Пленар утырыш башланыр алдыннан ул Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган күргәзмә белән танышты. Утырышта  шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев катнаша.

Пленар утырышта съезд делегатларына һәм кунакларга  Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлавы җиткерелде.

Шулай ук чарада катнашучыларга Төркмәнстан Президенты Сердар Бердымухамедовның, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты рәисе Марат  Хөснуллинның котлавы тәкъдим ителде.

Кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев мөрәҗәгать итте.

-Бүгенге пленар утырышта чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән килгән  995 делегат һәм 505 шәрәфле кунак катнаша. Биредә Россиянең 75 төбәге һәм 35 чит ил вәкилләре. Чараны 150 массакүләм матбугат чарасы вәкиле яктырта,  – дип билгеләп үтте Милли Шура рәисе.

Пленар утырыш Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев доклады белән дәвам итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*