tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы башлана
Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы башлана

Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы башлана

Бүген Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы башлана. Бөтендөнья татар конгрессы илнең төрле төбәкләрендә татарларның яшәешен яктырткан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен башкалабызда икенче тапкыр җыя. Исегезгә төшерәбез, узган елда татар журналистлары өчен семинар-уку оештырылган иде.

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Форумда катнашучыларны теркәү оештырылды. Барлыгы Россиянең 20гә якын төбәгеннән 50гә якын татар журналистының килүе көтелә.

Форум ике көн дәвам итәчәк. Беренче көнне журналистлар өчен Казанда бер төркем чаралар әзерләнде. Биредә түгәрәк өстәл янында фикер алышулар, «Татар рухы һәм каләм» IX Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенә нәтиҗә ясау каралган. Бөтендөнья татар конгрессы «Татарлар» газетасы һәм «Тәмле булсын» рестораннар челтәре белән берлектә, «Татар табыны» конкурсын уздырган иде. Форум кысаларында әлеге конкурсның җиңүчеләре дә бүләкләнәчәк.

Иртәгә – җыенның икенче көнендә, журналистлар Ульяновск шәһәренә юл тотачак. Биредә алар өчен шулай ук кызыклы программа әзерләнде. Алар Татар мәдәният үзәге эшчәнлеге белән танышачак, Сембер-Ульяновск татарлары музеена барачак, Ульяновск өлкәсе Губернаторы С.И.Морозов белән очрашачак, өлкәнең “Өмет” газетасы редакциясендә кунакта булачак, “Татарстан-Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең Ульяновск филиалы эшчәнлеге белән танышачак.

Гүзәл Насыйбуллина

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*