tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда дин әһелләре олуг галим Шиһабетдин Мәрҗанине искә алды
Казанда дин әһелләре олуг галим Шиһабетдин Мәрҗанине искә алды

Казанда дин әһелләре олуг галим Шиһабетдин Мәрҗанине искә алды

Раҗәб аеның 5нче көнендә (16нчы гыйнварда), татар-мөселман җәмәгатьчелеге бөек дин галиме, мәгърифәтче, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 206 ел тулу уңаеннан искә алу чарасына җыелды. Очрашу дин әһелләре, татар зыялылары, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре, шәкертләр, журналистлар катнашында Казан шәһәре Яңа бистә зиратында рухи остазның кабере янында узды. Мәшһүр шәхесне искә алу, дога кылу мәрасиме өйлә намазыннан соң Коръән ашы белән дәвам итте.

Зиратта олуг галимне искә алу чарасында имамнар аятьләр укыды, аннары җыелган җәмәгать белән бергәләп дога кылды. Алар Мәрҗани хәзрәтебезнең каберләрен нурландырсаң иде, бәндәчелек белән кылган бөтен хаталарын, гөнаһларын һәм кимчелекләрен гафу итсәң иде, дип Раббыбызга ялварды.

Көн салкын булганлыктан, Мәрҗани хакында чыгышлар ясау өлеше Коръән мәҗлесеннән соң дәвам итте. Әлеге чара Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Казанның Мәрҗани мәчетендә узды. Биредә Казан шәһәре имамнары белән беррәттән, Нәзарәт вәкилләре, Тарих институты галимнәре, фән эшлеклеләре һ.б. бар иде.

Мәҗлестә Мәрҗанинең мирасын өйрәнү, саклау, халыкка җиткерү буенча күпләгән чыгышлар яңгырады. Мөфти олуг галимнең ислам дөньясында тоткан урыны, калдырган хезмәтләре, хәзерге вакытта китапларын тәрҗемә итү, өйрәнү, бастыру, популярлаштыру, тарату һ.б. мөһим мәсьәләләр буенча фикерләре белән бүлеште.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүген татар зыялылары һәм дин әһелләре Яңа бистә зиратында булган чакта шулай ук Габдулла Тукай, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова каберләре янында да туктап дога кылды. Бүген Илһам ага Шакировның арабыздан китүенә 5 ел булды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*