tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Ерак Көнчыгыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Ерак Көнчыгыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Ерак Көнчыгыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Камчатка краенда. Биредә ул Ерак Көнчыгыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты.

Чарада Камчатка крае “Дуслык” татар-башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе Алекс Хәйретдинов, Петропавловск-Камчатский шәһәре Думасы рәисе Андрей Лиманов, Приморье крае Губернаторы һәм Хөкүмәте аппараты җитәкчесе Диләрә Мәликова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Аппараты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов һәм башкалар катнашты.

Очрашуда Милли Шура рәисе федераль округларда уза торган җыеннар турында сөйләде:

-Округ утырышлары 2018 елда старт алды. Әлеге очрашулар тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчык булып тора. Без 2023 елны нәтиҗәле уздырдык: бик күп чаралар узды, төрле проектлар гамәлгә ашырылды. Киләсе ел да шулай ук бай булачак. 2024 елны ил башы Владимир Путин ил күләмендә “Гаилә елы” дип игълан итте. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан 2024 нче ел “Шәхесләр елы” дип игълан ителде. Гаиләнең нигезен дә күркәм шәхесләр бизи. Һәр төбәкнең, авылның, урамның, гаиләнең үз шәхесе була. Күбебезгә билгеле әдипләр, сәнгать әһелләре белән беррәттән, бүгенге көн шәхесләрен дә барлап чыгу кирәк.

Милли Шура рәисе март аенда узачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларында татар иҗтимагый оешмалары вәкилләрен актив катнашырга чакырды. Илебезнең киләчәк язмышы өчен бу җаваплы көннәр. Чөнки илебезнең алдагы 6 еллык тормышы, яшәеше безнең актив гражданлык позициясенә бәйле.

Ерак Көнчыгыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре чыгышлары вакытында үзләренең башкарган эшләре һәм киләчәккә планнары турында җиткерде.

Чара ахырында татар иҗтимагый оешмалары активистларына Бөтендөнья татар конгрессы медальләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фото: Виктор Гуменюк

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*