tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда ел саен уздырыла торган «Манзара» спорт-музыкаль премиясе узачак
Казанда ел саен уздырыла торган «Манзара» спорт-музыкаль премиясе узачак

Казанда ел саен уздырыла торган «Манзара» спорт-музыкаль премиясе узачак

16 гыйнварда Татарстан башкаласында Казан дәүләт циркының яңартылган аренасында (Меңьеллык мәйданы, 2 йорт) «Манзара» спорт-музыкаль премиясе узачак. Чара татар эстрадасы артистларының чыгышы белән үрелеп барачак, шулай ук көрәш буенча ярышларны сыйдырган концерт тамашасы да булачак.

Көрәш буенча ярышларда иң яхшы 20 спортчы катнашачак. “Манзара” спорт премиясе чемпионы исеме өчен Татарстан Республикасы районнары, шәһәрләре Сабантуе батырлары һәм Россиянең һәм дөньяның иң яхшы көрәшчеләре – профессиональ спортчылар, бөтенроссия һәм халыкара турнирларда җиңүчеләр: Раил Нургалиев (Биектау районы), Муса Галләмов (Теләче районы), Айдар Алтынбаев (Әлмәт), Илнар Галимов (Яр Чаллы), Илшат Идиатов (Арча районы), Рәдис Сәмигуллин (Балтач районы), Радик Сәлахов (Әлмәт), Руслан Газизуллин (Лаеш районы), Ранис Гыйләҗетдинов (Чаллы), Константин Морозов (Мамадыш районы), Эльдар Хәмитов (Яр Чаллы), Айнур Сыртаев (Башкортостан), Делюс Закиров (Саба районы), Ришат Гайнетдинов (Минзәлә районы), Руслан Абдуллин (Арча районы), Илдар Моратов (Башкортостан), Айгиз Зәйнетдинов (Башкортостан), Илдар Шабаев (Удмуртия) һәм башкалар.

Проектта җиңүчегә чемпион билбавы тапшырылачак. Көрәш абсолют үлчәү категориясендә узачак.
Сәхнәдә Татарстан Республикасының күренекле артистлары, җырчылар чыгыш ясаячак.
Премияне ачу тантанасы 13:00 сәгатьтә башланачак.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*