tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Әлфия Авзалова үзәге ачылды
Казанда Әлфия Авзалова үзәге ачылды

Казанда Әлфия Авзалова үзәге ачылды

Бүген Казандагы «Туган авылым» милли комплексында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың үзәге ачылды.

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, җырчының кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов һәм башкалар катнашты.

«Ниһаять, Казан уртасында Әлфия апаның үз үзәге булды. Бу үзәк Әлфия апаның иҗатына гашыйк кешеләрнең бер очрашу урыны булырга тиеш дип уйлыйм. Мин үземнең студент, шәкертләремә монда килеп очрашырга, җырларга әйтәчәкмен. Монда, беренче чиратта, сәнгать әһелләре, шәкертләр, мәдәният сөючеләр, яшьләр йөрергә тиеш», — диде Салават Фәтхетдинов.

Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова үзәкнең һәр көнне иртәдән кичкә кадәр эшләячәген әйтте.

«Аллага шөкер, Казанда туристлар бик күп. Аларга Әлфия Авзалованың иҗаты кызык. Килсеннәр, карасыннар. Әни: „Әх, мин киткәч, күлмәкләрем әрәм була инде“, — диде. „Әрәм булмый, курыкма“, — дидем. Монда әниемнең күлмәкләре, пластинкалары. Үзәк көн саен иртәнге сәгать уннардан кичке алтыга кадәр эшләр дип уйлыйм», — диде Әлфия Авзалованың кызы, үзәкнең идея авторы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Әлфия Авзалованы бүгенге көннең яшь җырчылары өчен үрнәк дип атады. «Барыбыз да белә, Әлфия апа — авыл кызы. Аның тормышы, иҗат юлы яшь җырчыларыбызга бик зур үрнәк. Һәркемнең үз хыялы булырга тиеш, кеше курыкмыйча, шушы хыялга омтылырга тиеш. Әлфия апа моны дәлилли. Бу үзәктә аның иҗат юлы да, тормышы да күренә», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ирада Әюпова киләчәктә үзәктә күпләп чаралар оештырырга ниятләүләрен сөйләде. «Бер генә хыялым, үтенечем бар: шушы үзәктә һәрвакыт кешеләр булырга тиеш, буш калырга тиеш түгел ул. Бу — безнең бурычыбыз. Биредә күбрәк чаралар оештырырга тырышырбыз», — диде министр.

Үзәктә легендар җырчының сәхнә киемнәре, җырлары язылган пластинкалар, фоторәсемнәре, дәүләт бүләкләре урын алган. Бинага керү юлында легендар җырчының скульптурасы урнаштырылган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*