tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Габдулла Тукайның «Күңелле сәхифәләр» китабын тәкъдим итү кичәсе була
Казанда Габдулла Тукайның «Күңелле сәхифәләр» китабын тәкъдим итү кичәсе була

Казанда Габдулла Тукайның «Күңелле сәхифәләр» китабын тәкъдим итү кичәсе була

2 декабрьдә 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда Тукайның «Күңелле сәхифәләр» китабын тәкъдим итү кичәсе оештырыла.

«Габдулла Тукайның «Күңелле сәхифәләр» китабы беренче тапкыр 1910 елда Казанда «Сабах» нәшрияты, «Милләт» типографиясендә гарәп графикасында нәшер ителә. Анда «Гали белән Кәҗә», «Безнең гаилә», «Шаян Песи», «Ак Бабай» һ. б. шигырьләре тәүге тапкыр басыла. 2022 елда Татарстан китап нәшриятында әлеге басма Татарстан Республикасы Милли музее фондларында, Габдулла Тукай әдәби музее экспозициясендә тәкъдим ителгән нөсхәләренә нигезләнеп әзерләнгән», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Тукай музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Китапның төзүчесе – Габдулла Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова. Бу – беренче тапкыр Габдулла Тукайның үзе исән вакытта нәшер ителгән китапның репринт вариантларын кулланып әзерләнгән яңа форматтагы басма.

«Гарәп язуындагы Тукай әсәрләренең тел-стиль үзенчәлекләрен кириллицада биргәндә аеруча характерлылары төп нөсхәдәгечә сакланды. Әйтергә кирәк, Казандагы Тукай әдәби музее Габдулла Тукай һәм аның чордашларының иҗатын, тормышын өйрәнүдә күпкырлы фәнни эшчәнлек алып бара. Музей фондындагы ядкярләр хакында күпсанлы фәнни һәм фәнни-популяр характердагы мәкаләләр басыла, конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр оештырыла», – диде ул.

Аның әйтүенчә, Тукай әдәби музее эшләгән өлкәләрнең берсе – шигырь җыентыкларын Габдулла Тукай иҗатының аерым мөстәкыйль жанры буларак өйрәнү – Тукай фәненең яңа юнәлеше булып тора.

«Узган ел бу юнәлештә Габдулла Тукай әдәби музее һәм Татарстан китап нәшриятының хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» беренче тапкыр кириллицада басылып чыккан иде», – диде ул. Чарага керү ирекле.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*